Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
24 июль 2018, 12:45

Тырышлык һәм көч булганда

Словакиядә 6 июльдән 8енә кадәр терәк-хәрәкәт аппараты имгәнгән шәхесләр арасында пауэрлифтинг буенча тәү тапкыр Халыкара ярышлар үткәрелде. Анда Венгрия, Польша, Русия һәм Словакиядән 40ка якын спортчы катнашты. Безнең җыелма команда 15 спортчыдан торды, алар арасында безнең якташыбыз - Олыкүл авылыннан Марат Хәсәнов та бар.

Пауэрлифтинг буенча өлкән тренер – Русиянең атказанган тренеры Дмитрий Красильниковның сүзләре буенча, турнирда катнашуның максаты – халыкара аренада чыгыш ясауда тәҗрибә туплау һәм командабызның терәк-хәрәкәт аппараты имгәнгән спортчылары арасында дөнья лидерлары арасында нәтиҗәләрен яхшырту.
- Ярышка баруыбыз төгәл билгеле булмаганлыктан, без әлләни әзерләнмәдек. 30 майдан 14 июньгә кадәр Кырымда булган чорда Словакиягә барачагыбызны белдек, - ди Марат.
Спорт форумы нәтиҗәләре буенча, 49 килограммга кадәр авырлык категория­сендә яткан килеш 140 килограмм авырлыктагы штанга күтәреп, Марат икенче урын яулады. Шулай ук ул гомум исәптә узган елгы ике дөнья чемпионыннан аз гына калышып, ир-егетләр арасында өченче урынга лаек булды. Ә безнең илнең җыелма командасы турнирның гомум команда исәбендә җиңү яулады.
- Пауэрлифтинг белән мин 2012 елдан бирле тренер Илнур Бикташев белән шөгыльләнәм. Аның түземлеге, чыдамлыгы, дөрес эш итә белүе аркасында без югары нәтиҗәләргә ирешәбез. Шул вакыт эчендә республика һәм Русия ярышларында мин 20 тапкырдан артык алдынгы урыннарга ирештем, ә халыкара бәйгедә тәү тапкыр гына катнашуым. Мондый күләмле чарада чыгыш ясарга тәүдә бик дулкынланган идем, ләкин соңыннан тынычландым. Командадагы спортчылар һәм тренерлар бик әйбәт, без бер гаилә кебек, кирәк икән, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торалар, - ди әңгәмәдәшчем.
Хәтерегезгә төшерәбез, Марат Русия һәм Башкортстанда инвалид спортчылар арасында пауэрлифтинг буенча үткәрелгән ярышларда күп тапкыр призер дип танылды. Ә узган елда үзенең авырлыгы 44 килограмм булган егет 49 килограммга кадәрге авырлык категориясендә 140 килограмм авылкыны күтәреп, БР Кубогы чемпионы исемен яулаган иде. Бу Башкортстан өчен яңа рекорд.
Әлеге вакытта Марат агымдагы елның ноябрендә Сочида үтәчәк Русия Кубогына әзерләнә.
- Яулаган үрләрне югалтмас өчен күнекмәләргә бик күп вакыт китә. Русиянең җыелма командаларының җыеннары ешрак Кырымда үтә. Анда без Русиянең җыелма командасы капитаны Кирилл Флегентов һәм пауэрлифтинг буенча Русия командасының өлкән тренеры Дмитрий Красильников җитәкчелеге астында шөгыльләнәбез, - ди Марат.
Милена Шәймәрдәнова.
Читайте нас: