Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
14 август 2018, 17:46

Спортка багышланган гомер

Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе методисты А.В.Адамовичка “Башкортстан Республикасының атказанган хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелүен спорт активистлары һәм, тәү чиратта, районның физкультура укытучылары шатланып кабул итте.

Александр Витальевич тыныч холкы белән кешеләрне үзенә җәлеп итә, кешене тыңлый белә һәм фәһемле киңәшләрен бирә. Үткән ай башында Уфа шәһәрендә узган бүләкләү тантанасыннан соң, Александр Витальевич истәлекле вакыйга уңаеннан үзенең тәэссоратлары белән уртаклашты. Әйткәндәй, моңа кадәр Кырмыскалыдан бу югары исем нибары бер спортчыга – Сахай авылыннан Миннивасик Абдуллинга гына бирелгән иде.
А.Адамович тумышы белән Уфа шәһәреннән. Тәүдә спорт юнәлешендә белем бирелгән – 47нче, соңыннан 96нчы мәктәпләрдә укыган.
- Физкультура укытучысы Валентин Николаевич Семенов спортка мөкиббән киткән кеше иде. Футбол, хоккей һәм башка спорт төрләренә сөюне нәкъ ул тәрбияләде. Аның ярдәмендә мәктәпнең хоккей командасы Урал төбәгендәге көчле спортчылар белән уйнап, алты тапкыр “Алтын шайба” финалисты дигән исемгә лаек булды. Аның күнекмәләренә балалар зур теләк белән йөреде. Кыш көне хоккей тартмаларын кардан үзебез чистарттык. Футбол кыры да гөрләп торды, “Күн туп” турнирларында да даими катнаштык, - дип искә ала ул елларны әңгәмәдәшчем.
8нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, ул Уфа шәһәрендәге Башкорт физкультура техникумына укырга керә һәм 1972 елда аны уңышлы тәмамлый. Бераз вакыттан соң кулына диплом алган белгеч урындагы физкультура институтына документларын тапшыра. Ләкин тәүге елны ул бу уку йортына керә алмый. Ә 2 елдан соң ул читтән торып уку бүлегенә кабул ителә һәм 1979 елда кулына югары белем турында диплом алып чыга.
- Ул вакытта районда югары белемле физкультура укытучылары күп түгел иде. Сахай мәктәбеннән Фаил Әхмәт улы Сәгыйтов, Бозаяздан Шамил Сәет улы Рәҗәпов, Олыкүлдән Мидхәт Бикәй улы Сабитовны мин үземнең нәсыйхәт­челәрем дип саныйм. Ә тәүге укыту тәҗрибәсен мин Сахай урта мәктәбендә тупладым. Ул вакытта мәктәпкә очучы, фронтовик һәм абруйлы укытучы Николай Иванович Казаков җитәкчелек итә иде, - ди Александр Витальевич. – Нәкъ шул елларда районда волейбол ярышлары популяр булды. Бер елны анда катнашып, без “Карлыман” совхозы командасыннан беразга гына калышып, икенче урын яуладык. 1975 елда Башкортстан чемпионнары – шул ук “Карлыман” совхозы спортчылары белән уйнаган футбол матчы хәтердә ныклы уелып калган. Безнең җыелма командада – 10нчы сыйныф укучылары, урындагы яшьләр һәм мин. Тәүге тайм 2:2 исәбе белән тәмамланды, көярмәннәр аптырашта калды. Уенның икенче яртысында көндәшләр бераз барлык көчләрен туплады һәм уен 6:3 исәбе белән тәмамланды. Гомумән, сахайлылар, лаеклы уен һәм бердәмлек күрсәттеләр, - ди ул.
Сахай урта мәктәбендә эшләп, физкультура укытучысы укучыларны өстәл теннисына җәлеп итә, хәтта үз куллары белән өстәлләр дә ясыйлар. Соңыннан район үзәгенең 1нче һәм 2нче санлы урта мәктәпләрендә эшләгәндә дә аның ярдәме белән укучылар бу спорт төре, шулай ук баскетбол белән дәртләнеп шөгыльләнә.
- Район үзәгенең 2нче санлы урта мәктәбендә эшләгән еллар хәтердә ныклы уелып калган. Ул вакытта аңа тәүдә Андрей Михайлович Ли, соңыннан Рәвис Әбүзәр улы Хаҗиев җитәкчелек итте һәм мәктәпнең матди-техник базасын ныгыту һәм физик культураны үстерү өчен бик күп көч салдылар. Биредә бердәм коллектив тупланган. Спорт чараларын оештыруда хәрби җитәкчеләр Мидхәт Һадый улы Мөхәммәтшин, Фирдәвес Наил улы Әхмәдуллин, Әнәс Әхмәт улы Сәхипов, Әсхәт Мидхәт улы Мөхәммәтшин һәм башкалар ягыннан зур ярдәм тойдык. Мондый активистлар ярдәмендә 80нче еллар минем өчен иң уңышлысы булгандыр. Шуңа да “Русиянең мәгариф отличнигы”, “Укытучы-методист” дигән мактаулы исемнәрдә коллективның да өлеше бар дип әйтәсе килә, - ди Александр Витальевич.
Еллар буена тупланган тәҗрибәсе физкультура укытучысына район үзәге гимназиясендә, соңыннан Кырмыскалы линия-производство идарә­ле­гендә спорт буенча инструктор булып эшләгәндә дә ярдәм итә, әйткән­дәй, хаклы ялга чыкканчы ул шунда хезмәт сала.
Ветераннар Адамовичны оста футболчы буларак та белә. 1977 елдан башлап 20 ел дәвамында ул районның җыелма командасы капитаны була һәм 45 яшенә кадәр матчларда катнашып, нәтиҗәле уен күрсәтә. Шул ук вакытта ике тапкыр республика ярышларының финал уеннарында иң яхшы уенчы дип таныла. Ул эшләгән чорда кырмыскалылар республика авыл уеннарында бу спорт төре буенча өч тапкыр чемпион һәм тугыз тапкыр призер исеменә лаек була.
Спорт ветераны районда күләмле спорт хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткән “Уңыш” балалар спорт оешмасы һәм районның спорт комитеты җитәк­челәре Риф Гыйльманов, Галинур Котлыгилдин, Ирек Габдуллин, физкультура укытучылары Валерий Меховников, Радик Саттаров, Михаил Терехин, Олег Степанов, Ришат Әлимгафаров, Виктор Про­копьев, Анатолий Матросов, Фәнил Котлыяров, агалы-энеле Шиһаповлар, Раил Латыйпов, Александр Киселев, агалы-энеле Сәгыйтовлар, Александр Лав­рентьев, Ирек Әбүбәкеров, Вячеслав Дементьев, Рәмил Ижбулдин, Иван Самой­лов, Вәсим Кәримов, Ринат Әһлет­динов кебек тәҗрибәле футболчылар һәм яшь спортчыларны тик мактап һәм җылы сүзләр белән искә ала.
- Һәр спорт төренең үз фанатлары була. Шулай, волейболчылар арасында мин Ирек Шәмсиров, Әнвәр Ямалов, Геннадий Даутов, Рәмил Рәхмәтуллин, Фәнил Мөхәммәтҗанов, Владимир Иванов, Фәнил Хисаметдинов, Риф Гыйльма­нов, Фән Яхшыбаев, Закир Кәримов, Фәйруз Мифтахов, Радик Хәбибетдинов, Валерий Волик, Айрат Ходайдатов, Әнәс Сәхипов, Мират Якупов, Фәез Мәсәгу­товларның исемнәрен зур горурлык хисе белән әйтә алам. Әйткәндәй, Фәнил Кот­лыяровның тәрбияләнүчесе – Прибельский авылыннан Анатолий Вишев бу спорт төре буенча Русия лигасында катнашып, волейбол буенча спорт мастеры исемен яулаган районда бердәнбер уенчы.
Чаңгычылар арасында Рәшит Шакир улы Сатлыков, Николай Киселев, Ти­мер­җан Дәүләтшин, Рим Сәфәргалиев, Вера Сафронова, Әнис Григорьев, Мидхәт Сабитов, Валерий Макаров ярышларда югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Шайбалы хоккей буенча Әсхәт Моратов, Мәсхут Гайфуллин, Раил Латыйпов, Ришат Әлим­гафаров, Дамир Шиһапов, Алик Степанов, Николай Воскобойников һәм башкаларны әйтеп үтәр идем. Аңлашылуынча, аларның күбесе белән ярышларда миңа да катнашырга туры килде. Кызганычка каршы, төрле сә­бәпләр буенча аларның кайберсе спортны ташлады, ә кайберләре дөньядан иртәрәк китеп барды…
- Бүгенге көннәргә әйләнеп кайтып, шуны әйтер идем: яшь буын ветераннардан изге йолаларны кабул итеп, район һәм республика бәйгеләрдә актив катнаша һәм җиңүләргә ирешә. Шунысы куанычлы, соңгы ун ел эчендә районда заманча спорт корылмалары төзелде, ә яшь чакта без бу турыда хыяллана да алмый идек, - ди ветеран.
Александр Витальевичның ярты гасыр гомере спортка багышланган. Бу азмы, әллә күпме? Асылда, бу бер кеше гомере. Иң мөһиме, бу еллар яшь буынга физик тәрбия бирү буенча уңышлы эшләр белән үткән.
Тәлгать Мөхәммәтҗанов.
Читайте нас: