Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
14 август 2018, 17:37

Тәне сәламәтнең - күңеле сәламәт

Физкультурниклар көне алдыннан без район хакимиятенең физкультура һәм спорт буенча баш белгече В.Ә.Канбәков белән очрашып, аңа берничә сорау бирдек.

- Вадим Әсхәт улы, безнең спортчылар өчен агымдагы ел уңышлымы?
- 2018 ел тәмамланмаган әле, ә гомум күрсәткечләр буенча район тарихында ул иң уңышлы елларның берсе. Мәсәлән, шайбалы хоккей, лапта һәм мини-лапта буенча ир-егетләр командалары тәү тапкыр БР чемпионатында җиңү яуладылар. Шулай ук тәү тапкыр мәктәп укучылары Спартакиадасында районның җыелма командасы көрәш буенча беренче урынга лаек булды, ә мини-футбол буенча кызлар командасы шулай ук тәү тапкыр Урал кубогында җиңеп чыкты. 26 ел Авыл спорт уеннары үткәрү чорында район тарихында тәүге тапкыр лапта буенча ир-егетләр командасы финал турында иң көчлесе дип танылды. Волейбол буенча безнең команда, 18 ел туктап торганнан соң, янә җиңүче. Шулай ук, волейбол буенча хатын-кызлар командасы Авыл уеннарында югары нәтиҗәләргә иреште.
- Белүебезчә, безнең районда спортның уен төрләре генә түгел, физик көч куллануга нигезләнгән төре дә үсешкән...
- Әйе, чынлап та, соңгы елларда безнең “көчле” спортчылар республика һәм Русия күләмендәге бәйгеләрдә югары нәтиҗә күрсәтәләр. Шулай, спорт мастеры Марат Хәсәнов агымдагы елда БР һәм РФ чемпионатында җиңү яулады, шулай ук Словакиядә терәк-хәрәкәт аппараты имгәнгән спортчылар арасында пауэрлифтинг буенча үткәрелгән халыкара турнирда икенче урынга лаек булды. Бүгенге көндә ул Русиянең җыелма командасы әгъзасы.
Тхеквондо буенча спорт мастерына кандидат Кирилл Хәмидуллин Русия беренчелегендә икенче дип танылды. Җиңел атлетика буенча ил кубогында Алена Асабина - икенче, көрәш буенча БР беренчелегендә Радмир Самиков өченче булды. Җиңел атлетика буенча республика чемпионатында Илзинә Шафикова 100 метрга йөгерүдә югары нәтиҗә күрсәтте һәм спорт мастерына кандидат нормативын үтәде. Триатлон буенча БР чемпионаты һәм Кубогында Анатолий Буйлов, Владимир Алешин, Миңлегали Абдуллин һәм Петр Асабин призлы урыннар яулады.
- Килешерсез, тренерның тәҗрибә­сеннән һәм осталыгыннан башка спортчылар мондый уңышка ирешә алмас иде?
- Әлбәттә, шулай. Үзләренең тырышлыгы, көч-куәтләре белән егетләрне һәм кызларны җиңүләргә өндәгән футбол буенча Руслан Хәертдинов, Фәнис Габдуллин, Максим Киселев, волейбол буенча Эдуард Солтанбәков, Айдар Бәкиров, Анатолий Федоров, Олег Фролов, лапта буенча Илмир Шафиков, Руслан Байтимеров, Тимур Әбүбәкиров, өстәл теннисы буенча Валерий Макаров һәм Наил Базарголов, шәхси спорт төре буенча Илнур Бикташев, Радик Сөләйманов, Заһит Солтакаев кебек тренер-укытучыларны билгеләп үтми мөмкин түгел.
Спортчыларның уңышында башка хезмәткәрләрнең дә өлеше зур. Шулай, рәхмәт сүзләрен яшь буында спортка карата сөю тәрбияләгән һәм җиңү яуларга теләк уяткан физкультура укытучыларына, шулай ук яшь спортчыларга ярдәм күрсәткән ветераннарга юллыйсы килә.
Агымдагы елда БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы тарафыннан күпь­еллык намуслы хезмәте өчен Александр Адамовичка “БРның атказанган физик культура хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде, эшендәге югары күрсәт­кечләре өчен Руслан Хәертдинов министр­лыкның Мактау грамотасы, Айдар Бәки­ров, Наил Базарголов Рәхмәт хатлары бе­лән бүләкләнде.
Спортчыларның уңышлары - бөтен районның казанышы. Бу уңайдан район хакимиятенең мәгариф бүлеге, Кырмыскалы линия-производство ида­рәлеге, район кулланучылар җәмгыяте, “Ихлас” сәүдә үзәге, “Электродвор” кибете һәм “Уралпрофиль” җәмгыяте зур яр­дәм күрсәтә.
Балаларын спортка алып килгән ата-аналар мактауга лаек. Шуңа да без - белгечләр балалар һәм үсмерләр спортына зур игътибар бирәбез. Элек бернәрсәгә карамый, җиңү яуларга дигән максат куйсак, хәзер балаларны физкультура һәм спортка җәлеп итү, патриотик тәрбия бирү өстенлекле юнәлеш булып тора. Гомумән, безнең бурыч – максатка омтылган, көчле рухлы һәм сәламәт балалар тәрбияләү.
Ринат Шәйбәков язып алды.
Читайте нас: