Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
17 август 2018, 13:08

Футбол - ир-егетләр уены

Мәктәптә укыганда, төрле түгәрәкләргә йөрегәндә, сәяхәт кылганда төрле кешеләр белән танышабыз, күркәм урыннарны күрәбез, шул сәбәпле, без дөньяны танырга өйрәнәбез. Үсә барган саен һәрберебез үзенең күңеленә хуш килгән шөгыль белән мавыга башлый. Мин дә зур кызыксыну белән футболны үз иттем.

Туп - минем өчен балачактан тәүге уенчыгым булды. Мәктәптә укый башлагач, өлкән сыйныф укучыларыннан аның белән уйнарга өйрәндем. Бүген футбол секцияләрендә нәсыйхәтчебез А.М.Якунин безне уен серләренә төшендерә. Физик күнекмәләр арыганлык тойгысын җиңәргә, чыдамлылыкка, авыртуларга түзәргә, һава шартларына җайлашырга өйрәтә. Боларның барсы да егетләр өчен кирәк булган кыюлык, чыдамлылык, дөрес карар кабул итә белү кебек сыйфатлар тәрбияләргә булышлык итә.
Футбол буенча дөнья чемпионаты барган Сочи шәһәренең Фишт стадионы буйлап йөрегәндә, мин туган авылымны, үзебезнең футбол кырын, командабызны сагындым һәм туган авылым Яңа Кыешкыда махсус өслекле стадион төзелүе турында хыялландым.
Айдар Мусин, Прибельский урта мәктәбе укучысы.
Читайте нас: