Үзән
+7 °С
Облачно
Спорт
30 Октября 2018, 06:54

Мәйданда - судьялар

Үткән ял көннәрендә Кырмыскалы Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең физкультура-сәламәтләндерү комплексында Башкортстан Республикасы суд системасы хезмәткәрләре арасында волейбол буенча йолага әверелгән ярышларның тәүге уены үткәрелде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бәйгедә катнашучыларга сәламләү сүзе белән муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Асия Әнәсова, ярышның баш судьясы, Кырмыскалы районара суды рәисе Сергей Давыдов, Ишембай шәһәр суды рәисе Тимерҗан Дәү­ләтшин мөрәҗәгать итте.
Ярышта катнашучылар катнаш командаларда уйнадылар. Балтач районара су­ды рәисе А.Псянчин җитәк­че­легендәге команда лаеклы чыгыш ясады.
- Безнең командада мин бердәнбер ир-егет булуга карамастан, бу безгә бер­дәм уйнарга һич тә комачау­ла­мады. Финалга кадәр җи­тәр­гә өметләнәбез. Турнирны оештыручыларга, асыл­да, берьюлы ике мәй­дан­чык­та уйнарга мөмкин бул­ган зур зал өчен район ха­кими­ятенә рәхмәт белде­рәсем килә, - ди Азат Винер улы.
Кызыклы һәм киеренке уенда Суд департаменты идарәлеге командасы - өченче, Уфа шәһәренең Ка­линин район суды вә­кил­ләре икенче урын яула­ды, җиденче зонаның безнең район да кергән җыелма судьялар командасы турнир­ның җиңүчесе дип танылды.
- Турнир кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты. Беренче урын алуыбызга шатбыз. Турнир үткәрүгә мөмкинлек биргән район һәм физкультура-сәламәт­ләндерү комплексы хаки­миятләренә һәм спорт бәйрә­мен оештыруда һәм үткәрү­дә күрсәткән ярдәме өчен БР Судьялар советы һәм Югары суд һәм Суд де­пар­та­менты идарә­леге җитәк­че­легенә рәхмәт бел­дерә­без, - диде команда капитаны, Кырмыскалы су­ды рәи­се Сергей Давыдов.
Призер исеме алган ко­ман­далар декабрь башында Уфа шәһәренең “Динамо” спорт комплексында үткә­ре­ләчәк финал уеннарында катнашачак. Икенче ярымфинал төр­кеменең уеннары 27 но­ябрьдә Кырмыскалы Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең физкультура-сәламәтлән­дерү комплексында үтәчәк.
Айдар БӘКИРОВ.
Читайте нас