Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
11 декабрь 2018, 12:52

Җиңүләр дәртләндерә ул

Кырмыскалы авылы районда гына түгел, республика күләмендә байтак ярышлар үткәрелгән төп мәйданчык булып тора. Бәхеткә, район үзәгендә заманча өч спорт комплексы бар.

Шул көннәрдә район Мәдәният сараенда 2018-2019 елларда ”КЭС – БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты призерларын бүләкләү тантанасы үтте. Бүгенге көндә мондый турнир республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә үткәрелә. Командалар мәктәп, муниципаль, төбәк, шәһәр һәм авыл районнары һәм республика финалы кебек берничә этапта ярыша. Соңгы этапта җиңүчеләр республика данын Идел буе федераль округы финалында яклый. Анда җиңү яулаган очракта, Гомумрусия суперфиналында катнаша.
Муниципаль этапның сайлап алу турнирында районның барлык мәктәпләре дә катнашты, ләкин аның сигезе генә финалга чыкты. Алты командадан кызлар һәм малайлар призлы урыннарны үзара бүлеште. Үсмерләр арасында гимназиянең “Витязь” командасы - беренче, район үзәгенең 2нче санлы урта мәктәбе - икенче һәм сихонлылар өченче урын яулады. Ә кызлар арасында урыннар түбәндәгечә: Олыкүл мәктәбе командасы – беренче, гимназия вәкилләре – икенче һәм Сәвәләй мәктәбе - өченче урынга лаек булды. Гомум исәптә Кырмыскалы гимназиясе биренче урынга чыкты.
- Команда мондый составта дүрт ел чыгыш ясый һәм ел саен беренче урында килә. Кызганычка каршы, агымдагы уку елында төп уенчылар мәктәпне тәмамлаячак. Бәхеткә, аларга лаеклы алмаш үсеп килә.
Тренерлар Айдар Бәкиров һәм Тимур Әбүбәкировның тырышлыгы аркасында гимназиядә баскетбол югары дәрәҗәдә куелган. Шулай ук команда җиңүенә зур өлеш керткән Данил Райманов, Егор Макаров, Раушан Әминев, Илнар Ямалетдинов кебек уенчыларны билгеләп үтәсе килә, - ди гимназиянең Тормыш хәвефсезлеге нигезләре һәм физкультура укытучысы Марат Әбүбәкиров.
Бу көнне шулай ук берничә ел рәттән бу номинация буенча дипломант дип танылган уенчылар – Олыкүл мәктәбе командасыннан Эльвина Миһранова һәм гимназия укучысы Данил Райманов диплом белән билгеләнде.
Соңыннан Кырмыскалы авылының Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең директор урынбасары Рөстәм Әминев чемпионатны оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен Анатолий Федоров, Марат Әбүбәкиров, Альберт Мирхәйдәров, Тимур Әбүбәкиров, Максим Киселев һәм Олег Фроловка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Барлык призерларга да кубоклар, медальләр, грамоталар, шулай ук баскетбол туплары бирелде.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Автор фотосы.
Читайте нас: