Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
14 декабрь 2018, 13:32

Осталык һәм җиңүгә теләк булганда

Яңарак Уфа шәһәрендә үткәрелгән тхэквондо буенча Русия Кубогында Радик Ильяс улы Сөләйманов җитәкчелегендәге яшь спортчылар призлы урыннар яулады.

Кызларыбыз уңыш яулый

15 яшьлек Яна Балашова 58 килограммга кадәрге авырлык категориясендә уңышлы чыгыш ясады. “Спарринг” категория­сен­дә икенче булса, “пайнтстоп” буенча беренче урынга лаек булды.

Яна 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбенең 9нчы сыйныфында укый. Үзе әйтүенчә, тхэквондо белән биш ел элек шөгыльләнә башлаган. Әлбәттә, җиңүләр тиз генә килми, бер­ничә ел ныклап өйрәнергә, тир түгәргә туры килә.

Тхэквондо мине алга максат куярга өнди. Киләчәктә кара билбау алырга һәм спорт мастеры булырга хыялланам, - ди кыз.

Яна спорт белән генә шө­гыль­­ләнми, яхшы укый, әти-әни­­сенә дә ярдәмләшә.

Константиновка авылында яшәүче Валерия Зоновага 13 яшь, ул 55 килограммга кадәрге авырлык категориясендә чыгыш ясый. Спарринг һәм пайтстопта ул икенче урыннар яулый. Яна Балашова белән алар күптән таныш. Нәкъ аның киңәше буенча ул тхэквондога килә. Валерия дә киләчәктә кара билбау иясе булу һәм разряд алу турында хыяллана.

Республика данын яклап

Тхэквондо буенча Русия Кубогы өчен илебезнең 39 төбә­геннән 800 спортчы көч сынашты. Медальләр егетләр һәм кызлар арасында шәхси һәм команда беренчелегендә, шулай ук 12 яшьтән 17 яшькәчә спортчылар арасында уйнатылды.

Республиканың җыелма командасында безнең район вәкилләре - Шәйморатов авылыннан Богдан Фәттахов, Ефремкино авылыннан Михаил Иванов, Константиновка авылыннан Артем Кәримов, Кырмыскалы авылыннан Азамат Гаделшин һәм Тәлгать Әрдәширов та бар. Сигез команда арасында безнең спортчылар спаррингта икенче урынга лаек булды, ә “хьенг” формаль комплексында – өченче.

- Команда ярышларында егетләрнең һәрберсе үзләрен тик яхшы яктан гына күрсәтте һәм лаеклы урын алды. Әлеге вакытта 15 декабрьдә Уфада үтәчәк республика беренче­легенә әзер­ләнәбез. Призлы урыннар яулаучы спортчылар Русия чемпионатына барачак. Лаеклы чыгыш ясарга безнең егет-кызларның барлык мөм­кинлек­ләре дә бар, - ди тренер Радик Сөләйманов.

Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: