Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
21 декабрь 2018, 14:10

Район Кубогы - кырмыскалыларда

Район үзәгендә ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында волейбол буенча район Кубогына ярышлар үткәрелде.

Бәйге башланыр алдыннан лапта буенча районның җыелма командасы капитаны, БРның ике тапкыр чемпионы, җиңел атлетика буенча спорт мастерына кандидат, Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Илзинә Шафиковага “Хез­мәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенрусия спорт комплексының алтынбилгесе тапшырылды.
Ир-егетләр арасындагы турнир үтә мавыктыргыч килеп чыкты, финалга чыккан өч команда иң көчле исеме өчен көрәште. Нәтиҗәдә, Кырмыскалы авылы биләмәсе командасы – беренче, Карлыман авыл Советы – икенче һәм Прибельский авыл Советы өченче урыннарга лаек булды.
Хатын-кызлар командалары арасындагы уенда, шулай ук, Кырмыскалы авыл Советы командасы – беренче, Прибельский командасы – икенче һәм Кырмыскалы авылының Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең җыелма командасы өченче урыннарга чыкты.
Барлык призёрларга да Дипломнар һәм Грамоталар, ә җиңүче командаларга район Кубогы тапшырылды.
Вадим Канбәков.
Читайте нас: