Үзән
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Спорт
21 гыйнвар 2019, 12:05

Район бозында - йолдызлар

12 гыйнварда “Суык-Чишмә” һәм “Кырмыскалы” командалары арасында шайбалы хоккей буенча район чемпионаты үткәрелде. Суык-Чишмә командасы өчен легендар хоккейчы Игорь Григоренко уйнады.

Йолдызлы һөҗүм итүче

Уен башланыр алдыннан район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров хоккей тартмасын төзүдә һәм районда хоккейны үстерүдә ярдәм күрсәткән суыкчиш­мәлеләргә, Подлуб авыл Советына, Игорь Григоренкога, “Салават Юлаев” хоккей командасы администраторы Айдар Хәйруллинга һәм урындагы команда өчен хоккей формасы бүләк иткән “Салават Юлаев” командасына рәхмәт белдерде.

“Суык-Чишмә” командасы өчен быелгы мизгелдә Русия чемпионы, “Салават Юлаев” составында Гагарин Кубогы, “Алтын шлем” ия­ләре, юниорлар һәм үсмерләр арасында дөнья чемпионы Игорь Григоренко уйнады.

– Кар явып бераз комачаулады, әлбәттә, ләкин кышкы уен бик кызыклы килеп чыкты. Безнең команда – иң яхшысы, ләкин көн­дәшләр дә көчле, - диде Григоренко.

Әйткәндәй, 27нче сан астында уйнаучы йолдызлы һөҗүм итүче безнең районда яши һәм еш кына Суык-Чишмә авылына хоккей уйнарга йөри. Хәзер биредә иптәшләре дә күбәйде, шу­ның өчен ул авыл командасы өчен уйнарга карар итте.

– Яхшы хоккей тартмасы төзелгән, шуңа да күнекмә­ләргә бирегә йөрергә тырышам. Командада минем дус­тым – башкорт хоккей легендасы Айдар Хәйруллин уйный. Айдар спорт, аеруча Кырмыскалы районы өчен байтак эшләр башкара, өл­кән­нәрне дә, балаларны да хоккейга җәлеп итәргә тырыша. Бу яхшы күренеш. Мин дә аның башлангычларын хупларга карар иттем, - ди Игорь Григоренко.

Тамашалы уен

Матч Суык-Чишмә авылында үткәрелде. Бу көнне көчле буран чыгуга карамас­тан, уенны карарга бик күп кеше җыелган иде. Тамашачылар арасында район башлыгы да бар иде. Тәҗ­рибәле “Кырмыскалы” ко­мандасы уенның тәүге периодында ук инициативаны үз кулларына алып, рәттән ике гол кертте. Ләкин бу суыкчишмәлеләрнең рухын сындыра алмады, күп тә үтми алар да исәпне тигезләде. Берсүзсез, уенчылар сафында Игорь Григоренко уйнавы да ярдәм итте. Командалар тигез уйнаса да, соңгы минутларда Суык-Чишмә ко­мандасы 9:8 исәбе белән җиңүгә иреште.

“Суык-Чишмә” командасын хупларга ярты авыл җыелды. Виталий Иванов иң дәртле һәм актив көярмән­нәрнең берсе булды.

- Уен мавыктыргыч һәм күңелле килеп чыкты, ә күп­ме адреналин алдык! Командалар да көчле, шуңа да соңгы минутка кадәр безне киерен­келектә тоттылар, - диде ул.

Кырмыскалылар да би­решергә теләмәде.

- Тамашалы матч, дәрт­ләнеп уйнадылар һәм матур голлар керттеләр, - диде район үзәге командасы өчен җан аткан Руслан Хәерт­динов.

Матч райондагы иң чагу вакыйгаларның берсенә әверелде. Игорь Григоренко белән уйнау һәр хоккейчы өчен зур тәҗрибә. Ә тамашачылар хоккей йолдызын якыннан күрү бәхетенә иреш­те. Уен азагында Григоренко белән аралашырга, истәлеккә фотога төшәргә теләүчеләр күп булды. Уеннан барысы да күтәренке кәеф белән таралышты.

Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: