Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
12 февраль 2019, 12:43

Балык тоту – үзе бер ләззәт

Кышкы чорда балык тоту бәйгесе үткәрү күптән матур гадәткә әверелде. Шул көннәрдә Ибраһим авылы янындагы Кызылга күлендә балык кармакларга яратучылар арасында район фестивале оештырылды. Бирегә боз астыннан балык кармакларга яратучы 52 кеше җыелды, аларның бишесе 9 яшьтән 15 яшькәчә балалар һәм биш кыз.

Көне дә аяз иде. Катнашучылар теркәлгәннән соң иртәнге сәгать 9да ук кармакларын суга салдылар. Көн салкын булу сәбәпле, кызлар һәм балалар өчен палаткалар куелды. Күл өстендә ярыш барса, яр буенда тәмле аш һәм пылау әзерләнде. Бәйге нәтиҗәләре исә тотылган балыкның авырлыгын үлчәгәннән соң ачыкланды. Беренче урын өчен ике катнашучы дәгъва итте - аларның балыклары бер авырлыкта булды. Шуның өчен аларга тагы өстәмә 20 минут бирелде.
Шулай итеп, Руслан Макаевның табышы 1, 97 килограмм тәшкил итте. Икенче урында - Айваз Корбанов (1, 92 килограмм), Яна Сарычева (1,73 кг) - өченче урында.
Алдаткыч ялтыравык белән әллә ни табыш алу мөмкин булмады. Шулай да, 770 грамм балык тоткан Юрий Попов – беренче, 470 грамм тоткан Альмир Янтуганов – икенче һәм 220 грамм тоткан Вадим Емышаев өченче дип танылды. Барлык җиңүчеләргә дә Грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Ә иң зур балык – чуртанны эләктергән Альмир Янтуганов “Алатырь” тимерлегеннән махсус бүләк – пычак алды.
Валерий Гаврилов.
Читайте нас: