Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
12 февраль 2019, 11:54

Без – сәламәт тормыш яклы!

“Русия чаңгы юлы – 2019” Бөтенрусия күләмле спорт ярышлары чикләрендә Кырмыскалы буасында мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышлары буенча район беренчелеге, шулай ук 10-11нче сыйныф укучылары өчен “Чаңгыда шуу” ГТО нормативларын кабул итү оештырылды.

“Русия чаңгы юлы – 2019” Бөтенрусия күләмле спорт ярышлары чикләрендә Кырмыскалы буасында мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышлары буенча район беренчелеге, шулай ук 10-11нче сыйныф укучылары өчен “Чаңгыда шуу” ГТО нормативларын кабул итү оештырылды.
Классик стиль белән 3 километрлык араны үтү өчен тәүгеләрдән булып 2005-2006 елгы кызлар һәм егетләр төште. Нәтиҗәдә, Яңа Кыешкы урта мәктә­беннән Гыйльман Кәримов һәм Сабина Асатова беренче килсә, Олыкүл урта мәк­тәбеннән Линар Ямансаров һәм Подлуб мәктәбеннән Камилла Ханнанова – икенче, Константиновка мәктә­беннән Антон Фәйзуллин һәм Подлуб мәктә­беннән Дарья Цыпляева өченче булды.
Команда исәбендә Яңа Кыешкы урта мәктәбе чаңгычылары (укытучылары Римма Сафина) беренче, Подлуб мәктәбе вәкилләре (Геннадий Игнатишин) – икенче һәм Константиновка спортчылары (Равил Тансыккужин) өченче урында. Арытабан стартка 10-11нче сыйныф укучылары басты. Чаңгыда ирекле стильдә кызлар 3 һәм егетләр 5 километрга шуып, үзләренең көчләрен сынап карады һәм ГТО нормаларын тапшырды. Кышкы ГТО фестивалендә 80нән артык укучы катнашуы аларның сәламәт тормыш алып баруы һәм физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүе турында сөйли.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ярышлар мәктәп укучыларының XXI Спартакиадасы исәбенә үткәрелде. Беренчелек нәтиҗәләре буенча, Уфа рай­онының Авдон авылында төбәк ярышларында чыгыш ясау өчен команда сайлана. Барлыгы беренчелектә рай­онның 22 гомум белем бирү мәктәбеннән 110нан артык укучы катнашты.
Айдар Бәкиров.
Читайте нас: