Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
12 февраль 2019, 11:49

Италия тауларын иңләп

Урал авылында яшәүче Сурдлимпия чемпионы, чаңгы ярышы буенча Дөнья һәм Европа чемпионатлары призеры, халыкара класслы спорт мастеры Миңлегали Абдуллин үзенең көчле энергиясе һәм оптимизмы белән күпләрне хәйран калдыра.

Агымдагы елның гыйнвар азагында ул Италиянең Марчалонг шәһә­рендәге киң билгеле чаңгы бәйгесендә катнашты.
Альп таулары янындагы марафонда катнашкан 7500 спортчы арасында безнең якташыбыз 70 километр араны 6 сәгать 28 минутта үтеп, 434нче булып килде.
- Үткән стартлардан аермалы буларак, быел һава шартлары уңай булды. Дистанцияне бер тында үттем, дисәң дә була, тик куллар гына арыды, - ди Миңлегали, марафонда алган истәлекле медальләрен күрсәтеп.
Спорт ветеранының ки­ләчәккә планнары зурдан - декабрь аенда шулай ук Италиядә үтәчәк Сурдлимпия уеннарында катнашырга исәп тота. Бу ил белән спортчының тормышындагы байтак чагу вакыйгалар бәйле, яшь чагында дөнья күләмендәге тәүге наградасын да нәкъ биредә яулаган ул.
Тәлгать Фәритов.
Читайте нас: