Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
15 февраль 2019, 16:08

Муса Гәрәев истәлегенә спорт ярышлары үтә

17 февральдә Уфада үтәчәк спорт ярышлары ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев истәлегенә багышлана. Ярышларда республиканың 150гә якын спортчысы катнашачак.

17 февральдә Уфада үтәчәк спорт ярышлары ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев истәлегенә багышлана. Ярышларда республиканың 150гә якын спортчысы катнашачак.
Катнаш көрәш буенча төбәк чемпионаты һәм беренчелегендә хөрмәтле кунаклар: Русия ММА берлегенең мактаулы президенты һәм Күзәтчелек советы рәисе Федор Емельяненко, Русия ММА берлеге президенты Радмир Габдуллин, җиңел авырлык категориясендә чыгыш ясаучы катнаш көрәш сәнгате көрәшчесе, самбо буенча ике тапкыр дөнья чемпионы Венер Галиев, Башкортстан ММА ФСБЕ Попечительләр советы рәисе, Русия федераль иминлек хезмәтенең запастагы генерал-майоры Денис Сибаев һәм Русия Федерациясе Герое Рәфыйк Ихсановның катнашуы көтелә.
Спорт ярышлары “Динамо" спорт комплексында 12 сәгатьтә башлана.
https://kiziltan.ru/sport/18916-musa-grev-istlegen-sport-yaryshlary-t.html
Фото: Уфа шәһәре хакимияте сайтыннан.
Читайте нас: