Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
26 февраль 2019, 12:26

Якташыбыз истәлегенә

“Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексында легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, генерал-майор Миңлегали Шәйморатовның истәлегенә көрәш буенча БР беренчелеге үткәрелде. Анда республиканың 34 районыннан 100дән артык спортчы катнашты һәм 50 килог­раммнан 100 килограммга кадәр тугыз авырлык категориясе буенча үзләренең көчләрен сынап карады.

Ярышлар бик мавыктыргыч үтте. Спортчылар югары һөнәри һәм физик әзерлек күрсәттеләр. Киеренке көрәштән соң барлык категорияләр буенча җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Шунысы куанычлы, җиңүчеләр арасында безнең район вәкиле дә бар. Азат Абдуллин 80 килограммга кадәрге авырлык категориясендә өченче урын яулады.
Данлыклы якташыбыз хөрмәтенә барлык көрәшчеләрне җыйган турнир яшьләр арасында бу спорт төренең популяр булуын чираттагы тапкыр исбат итте.
Эльнара Абакачева.
Читайте нас: