Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
1 март 2019, 11:58

Олысы да, кечесе дә чаңгыга басты

Февраль аеның бер ял көнен кабаклылар күңелле һәм файдалы итеп үткәрде – биредә авыл биләмәсе башлыгы Кубогына чаңгы ярышлары узды.

Февраль аеның бер ял көнен кабаклылар күңелле һәм файдалы итеп үткәрде – биредә авыл биләмәсе башлыгы Кубогына чаңгы ярышлары узды.
Чаңгы юлында табиблык амбулаториясе, мәдәният, мәгариф учреждениеләре һәм башка оешма вәкилләре очрашты. Шунысы куанычлы, ярышта яшьләр белән беррәттән өлкәннәр дә катнашты. Мәсәлән, иң өлкән чаңгычы Миңлехаҗи Сәфиулла улы Фәйзуллинга – 69, ә Сидика Нәбиулла кызы Абдрахмановага – 70 яшь.
Ярышның башлануын барысы да түземсезләнеп көтте. Кемдер күнегүләр эшләп әзерләнә торса, күпләр дуслары, танышлары белән аралашты. Көннең бераз болытлы булуына карамастан, чаңгычыларның кәефләре күтәренке иде. Һәм менә, ниһаять, авыл биләмәсе башлыгы Руслан Фәнис улы Әюпов, спорт бәйрәмендә катнашучыларны сәламләп һәм уңышлар теләп, ярышны башларга рөхсәт бирде. Өлкәннәргә - 1 километр, ә яшьләргә 2 километр араны үтәргә кирәк иде. Берсе дә сынатмады, финишка тиз арада килеп җиттеләр, ә биредә аларны күпсанлы җанатарлар җылы чәй һәм тәмле ризыклар белән көтеп алды.
Ни генә дисәң дә, ярыш ярыш инде. Диплом һәм бүләкләргә иң көчлеләр генә лаек булса да, беркемнең дә кәефе кырылмады. Спорт бәйрәме барысына да уңай тәэссоратлар, аралашу шатлыгы бүләк итте һәм киләчәктә дә спорт белән шөгыльләнүгә дәрт уятты.
Халисә Әхмәтшина.
Кабак авылы.
Читайте нас: