Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
5 март 2019, 12:39

Дивизия командиры истәлегенә

Шул көннәрдә Кырмыскалы авылының Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында милли героебыз, легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңлегали Шәйморатов истәлегенә багышланган исәп буенча 36нчы волейбол турниры үткәрелде.

Шул көннәрдә Кырмыскалы авылының Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында милли героебыз, легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңлегали Шәйморатов истәлегенә багышланган исәп буенча 36нчы волейбол турниры үткәрелде.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән турнирны оештыручы, районның волейбол ветераны Умар Османов, Кырмыскалы районы командасы уенчысы, яугир-интернационалист, Русия федераль хәвефсезлек хезмәте подполковнигы Владимир Ильин мөрәҗәгать итте.
Архангель һәм Кырмыскалы районнары, Уфа һәм Белорет шәһәрләре командалары катнашкан турнир дусларча җылы шартларда үтте. В.В.Щербаков – турнир­ның иң өлкән уенчысы. 65 яшьтә булуына карамастан, ул көр күңеллелеген югалтмый. Моңа даими спорт белән шөгыль­ләнүе ярдәм итә, ди.
- Бу турнирга 33 ел инде йөрим. Иң өлкән уенчы буларак мине дә котладылар, моңа мин бик шат. Турнир бик кызыклы үтте. Вакытында мин төрле командалар өчен уйнадым. Хәзер Белоретта яшим, шуңа да алар яклы. Кырмыскалы районында спортка игътибар бирелүе күренеп тора. Кызганычка каршы, безнең районда мондагы кебек эшче яшьләр командасын җыюы авыр. Хәзер аларның күбесе шәхси эшкуарларда эшләү сәбәпле, турнирларда катнашу мөмкинлеге юк - эштән җибәрмиләр. Ләкин безгә дә бу юнәлештә үсешергә кирәк. Без, ветераннар, мондый чараларга, хәтта республикадан читтә дә йөрергә тырышабыз, - диде Виктор Викторович.
Турнир үзенең популярлыгын югалтмый. Ветераннар бер очрашуны да калдырмаска тырыша. Мәсәлән, Архангель рай­онының Валентиновка мәктәбе­нең физкультура укытучысы Александр Иванович Бажанов елның-елы катнаша.
Өченче урын өчен уфалылыр Архангель районы командасыннан көчлерәк булып чыкты, финал матчында белоретлылар Кырмыскалы командасын җиңүгә иреште һәм Кубок яулады.
Район хакимияте башлыгы Альфир Фәрхәт улы Сабиров һәм полковник Анатолий Евгеньевич Балтинский (2011-2016 елларда – республиканың хәрби комиссары) барлык уенчыларга да истәлекле медальләр тапшырдылар, шулай ук ветераннар һәм төрле номинацияләр буенча иң яхшы уенчылар да билгеләнеп үтте.
Волейбол турниры тәмам-лану белән спорт хәрәкәте ветераннары һәм волейболчылар “Уют” кафесында тәмле итеп сыйланганнан соң, бильяр буенча блиц-турнир үткәрделәр.
Чараны үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен турнирның генераль иганәчесе Алексей Аслямов (Булгак авылы), шәхси эшкуарлар Виктор Терехин (Константиновка авылы), Руслан Кучаев (Кырмыскалы авылы), Дамир Гайсин (Прибельский авылы) һәм район кулланучылар җәмгыяте­нә рәхмәт белдерәбез.
Вадим Канбәков.
Читайте нас: