Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
22 март 2019, 12:17

Сәламәт тәндә - сәламәт рух

Йола буенча, чаңгы сезоны район хакимияте башлыгы Кубогына ярышлар белән тәмамланды. Бу уңайдан районның спорт сөючеләре Кырмыскалы буасы янындагы чаңгы юлында очрашты.

Йола буенча, чаңгы сезоны район хакимияте башлыгы Кубогына ярышлар белән тәмамланды. Бу уңайдан районның спорт сөючеләре Кырмыскалы буасы янындагы чаңгы юлында очрашты.

Алтын билгеләр алдылар

Бәйге ГТО билгеләре тапшыру тантанасы белән башланып китте. Кырмыскалы авы­лының муниципаль ГТО үзәге баш судьясы Айдар Бәкиров Камышлы мәктәбенең физкультура укытучысы Илнур Хөсәеновка, Кабак мәктәбенең физкультура укытучылары Анна Герасимова һәм Светлана Григорьевага “алтын” билге тапшырды. Яшь һәм урта яшьтәге кырмыскалы­лар­ның сәламәт тормыш алып барулары, ГТО тапшырулары ку­аныч­лы хәл. Ә безнең Үзәк республикада иң яхшылардан санала.

Җыелучыларны Яшьләр сәя­сәте, физик культура һәм спорт буенча баш белгеч Вадим Кан­бәков сәламләде һәм бу спорт төрен сөючеләрнең күп булуын билгеләде һәм катнашучыларга уңышлар теләде.

Көндәшлек рухында

Ярышлар ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында биш яшь категориясе буенча үткәрелде. Өлкәнрәк спортчылар - 1, ә яшьләр 2 километр арага узышты.

Бәйгене 56 яшьтән өлкән­рәкләр башлап җибәрде. Тәҗ­ри­бәле чаңгычылар байтак җыелган иде. Барсының да җиңү теләге көчле иде. Шулай да, Прибельский авылыннан 56 яшьлек Тәнзилә Гайсина финишка тәүгеләрдән булып килеп җитте.

- Чаңгыда гомер буена йөрим, дисәң дә була, әледән-әле күне­гүләр ясыйм. Шундый чара оештыручы җитәкчелеккә, шәхсән Анатолий Матросовка рәхмәт әйтәсем килә, - диде ул.

Бу ярышлар спорт сөюче­ләрне һәм аның белән профессиональ шөгыльләнүчеләрне дә җыйды. Шулай булуга карамастан, берсе дә бирешергә телә­мәде. Илтирәк авылыннан 36 яшь­лек Марина Аркадьева чаң­гыда үзе өчен генә йөрүен белдерде.

- Соңгы ике елда әллә ни йөрегәнем дә юк. Шулай да бу ярышта катнашырга карар иттем һәм өченче булып килдем. Киләсе елда беренче урын яуларга исәп тотам, - диде Марина.

18 яшькәчә үсмерләр арасындагы бәйгедә катнашучылар аеруча күп булды. Мәктәп укучылары аеруча дәрт белән катнашты, ә көярмәннәр аларны хуплап торды.

Җиңүчеләрне бүләкләү

Җиңүчеләрне бүләкләү иң дулкынландыргыч мәл булды. Беренче урын яулаган спортчылар пьедесталга күтәрелде һәм аларга муниципаль район Советы секретаре Айрат Сәетгалин истәлекле бүләкләр тапшырды, барсына да ныклы сәламәтлек һәм уңышлар теләде.

46-55 яшьтәге төркемдә өченче урынга лаек булган Илшат Мөхәммәтҗанов спортчылар исеменнән чыгыш ясады.

- Чаңгыда 5 яки 10 яшьлекләр дә рәхәтләнеп шөгыльләнә ала. Киләчәктә тагын да күбрәк кеше­ләр чаңгыга бассын иде, - дигән теләген җиткерде.

Илшат Мөхәммәтҗанов байтак еллар Кырмыскалы буасы янын­дагы чаңгы юлын төзек­лән­дерүдә, шулай ук спорт мәк­тә­бенә зур ярдәм күрсәтә. Мо­ның өчен аңа рәхмәт белдерәсе килә.

Команда исәбе нәтиҗәләре буенча, Кырмыскалы авыл Советы чаңгычылары беренче урын яулады. Икенче урынга - При­бель­ский һәм өченче урынга Шәйморатов спортчылары лаек булды. Иң яшь спортчы - Прибельский авылыннан Кай Мин­һаҗев. Иске Муса авылыннан На­гаевларның гаиләсе - иң тәҗрибәле чаңгычылар.

Спорт бәйрәме барысына да күтәренке кәеф бүләк итте һәм яңадан-яңа җиңүләргә дәртлән­дерде. Һава торышы да сынатмады, бераз җил булуга карамастан, язгы кояш нурларын сибеп җылытып торды. Кешеләр аралаштылар, сөй­ләштеләр, яңа дуслар таптылар.

Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: