Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
19 апрель 2019, 13:39

Кыюлар җиңү яулый

“Кырмыскалы” хоккей клубы агымдагы мизгелдә тәү тапкыр республика авыл спорт уеннарында җиңү яулады. Команда тренеры Денис Гарифуллин ничек хоккей белән мавыга башлавы һәм тормышында спорт нинди роль уйнавы турында сөйләде.
Уңышлы сезон
– Авыл спорт уеннарында ничек җиңүгә ирештегез?
– Тәүдә безнең команда төбәк ярышларда җиңү яулады. Соңыннан Балтач районының җыелма командасы белән очрашып, 8:1 исәбе белән җиңүгә ирештек. Финалга сигез команда чыкты. Анда да үзебезнең төркемдә беренче урын алдык. Иң көчле команда исеменә Чакмагыш спортчылары белән уйнадык һәм 4:1 исәбе белән җиңеп чыктык.
– Денис, команда уенчылары турында кыскача сөйләп үтсәгез иде?
– Районның җыелма командасы исәбендә дүрт ел уйнаган капитан Илнар Исхаков зур өлеш кертте. Һөҗүм итүчеләр Илдар Ямалиев, абыйлы-энеле Милковлар, Владимир Зонов, Павел Култыгин - көчле уенчылар. Мин һәм Константин Гамаюров – сакчылар. Капкачы Александр Малов команда составында 2006 елда бирле. Катнашучыларның яртысы Кырмыскалы линия-производство идарәлегенең җыелма командасы составында уйный. Без гыйнвар аеннан башлап үзебезнең мәйданчыкта шөгыльләнә башладык.
- Бу мизгелдә тагы нинди ярышларда катнашырга өлгердегез?
- Кырмыскалы линия-производство идарәлегенең җыелма командасы корпоратив хоккей турнирында беренче урын яулады. Мин, Илнар Исхаков һәм Константин Гамаюров – “Газпром трансгаз Уфа” командасында “Газпром” командалары арасында шайбалы хоккей буенча “Чакыру Кубогы” Бөтенрусия турнирында катнашып, өченче урынга лаек булдык. Ул бәйгедә мин иң яхшы бомбардирчы дип танылдым.
Хоккей мәктәбендә -10 ел
– Денис, хоккейга ничек килеп эләктегез?
– 6 яшьлек чагымда әти-әнием мине “Салават Юлаев” хоккей клубының балалар спорт мәктәбенә алып килделәр. 2002 һәм 2006 елда безнең команда “Алтын шайба” чемпионы, шулай ук берничә тапкыр Русия чемпионаты, клуб командалары арасында Европа чемпионаты призеры булды. Биредә мин 16 яшемә кадәр шөгыльләндем. Ләкин сәламәтлегем аркасында спорт карьерасын калдырып торырга туры килде.
– Бүгенге көнгәчә спорт тормышыгызның бер өлеше, дисәң дә була.
– Балачактан хоккей белән шөгыльләнгәнгә, мин ансыз яши алмыйм. Кыш көне атнасына берничә, ә җәй көне ябык шугалакларда атнасына бер тапкыр шөгыльләнәм. Кырмыскалы линия-производство идарәлеге командасыннан башка мин тагы Уфаның җыелма командасы өчен Төнге хоккей лигасында да чыгыш ясыйм.
– Ничек эшләргә дә, спортка да вакыт табасыз?
– Иң мөһиме, теләк кенә булсын. Мин Кырмыскалы линия-производство идарәлегенең линия-файдалану хезмәтендә инженер булып эшлим. Спорт – ул сәламәтлек нигезе, аның белән шөгыльләнү беркемгә дә комачауламый.
– “Салават Юлаев” хоккей клубының уенын карыйсыздыр?
– Әйе, “яшелләр”нең уенын кызыксынып карыйм. Команда составында минем белән балачактан шөгыльләнгән Максим Майоров һәм Егор Дубровский да уйный.
Киләчәккә планнар
- Сез тумышыгыз белән Уфадан, Кырмыскалыга ничек килеп чыктыгыз?
– Башкорт дәүләт нефть университетында укыганда мине Кырмыскалы районы командасы өчен уйнарга чакырдылар. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, Кырмыскалы линия-производство идарәлегенә эшкә урнашырга карар иттем. Биредә мин өйләндем, торак сатып алдык.
– Белүемчә, улыгыз да үсеп килә. Аны хоккейга бирергә уйлыйсызмы?
– Арсланга – 6 яшь. Спорт белән мавыга - тимераякта яхшы шуа, җәй көне бергәләп урамда уйныйбыз. Әлбәттә, аны да профессиональ спортка бирергә теләр идем.
– Киләчәккә нинди планнарыгыз бар?
– Һәр мизгелдә мин дүрт турнирда катнашам. Киләчәктә дә уеннарда катнашырга һәм җиңү яуларга хыялланам.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА әңгәмәләште.
Читайте нас: