Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
7 Май 2019, 11:29

Фәнис Габдуллин: уенчыдан тренерга кадәр

Фәнис Габдуллин Кырмыскалы авылының Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә футбол буенча тренер булып эшли. Узган ел азагында ул 3 яшьтән 5 яшькәчә балалар өчен футбол секциясе оештырып, аларга бу мавыктыргыч уенның нечкәлекләрен өйрәтә башлады.

Фәнис Габдуллин Кырмыскалы авылының Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә футбол буенча тренер булып эшли. Узган ел азагында ул 3 яшьтән 5 яшькәчә балалар өчен футбол секциясе оештырып, аларга бу мавыктыргыч уенның нечкәлекләрен өйрәтә башлады.

Балалар өчен секция

– Фәнис, әйтегез әле, балалар өчен секция ачу теләге Сездә ничек барлыкка килде?

– 7 яшьлек балалар төркеме белән шөгыльләнгәндә миңа ата-аналар килеп, бәләкәй балаларын да алуларын үтен­деләр. Ризалашмыйча булдыра алмадым. Мин бу үтенеч белән Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Руслан Хәертдиновка мөрәҗәгать иттем. Ул да теләгемне хуплады.

– Димәк, әлеге вакытта 3-5 һәм 5-6 яшьлекләр өчен ике төркем эшли?

– Тәүге күнекмәгә өч малай гына килсә, соңрак аларның саны 30га җитте. Шул вакытта без аларны, яшьләренә карап, ике төркемгә бүлергә карар иттек.

– Иң бәләкәйләр белән кем шөгыльләнә?

– Алар белән тәҗрибәле футболчы Равил Танцыкужин шөгыльләнә. Ул Константиновка урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли, шуңа да балалар белән тиз уртак тел таба. Равилгә безнең билгеле футболчы кызыбыз Аделина Хисаметдинова ярдәмләшә. Әйткәндәй, ул Русиянең футбол буенча җыелма командасы әгъзасы. Үзенең киләчәк тормышын Аделина спорт белән бәйләргә тели, шуңа да белем алып, тренер булып эшләргә хыяллана.

– Нәниләр өчен төркем ачуның максаты нинди? Бәләкәй футболчылар нинди нәтиҗә күрсәтә?

– Футболны бәләкәйдән үк башларга, ягъни спортка бәләкәйдән җәлеп итәргә кирәк. Ул бала өчен дә, команда өчен дә бик мөһим. Безнең балаларга килгәндә, алар өметле күренә. Тәүдә күбрәк йөгереп, тәннәрен язсалар, хәзер инде чын футбол уйныйлар.

“Торпедо” өчен дә уйнадым

- Футболга үзегез ничек килдегез?

– Мин Уфа шәһәрендә туганмын. 9 яшемдә Н.Гастелло исемендәге спорт клубында шөгыльләнә башладым. Мине анда чын футболчы итеп тәрбияләделәр. 17 яшемдә Казан шәһәрендәге “Рубин-2” командасына чакыру алдым. 18 яшемдә армия хезмәтендә булып кайттым. Демобилизацияләнгәннән соң, Мәскәү­дәге спорт клубларында шөгыльләндем. Ә 2010 елда “Торпедо” командасы өчен чыгыш ясый башладым. Ул минем өчен зур тәҗрибә мәктәбе булды. Мин Андрей Лунев кебек уенчылар белән уйнадым. Хәзер ул Петербургның “Зенит” командасы һәм Русиянең җыелма командасы капкачысы. Легендар Александр Панов минем нәсыйхәтчем булды.

– Нишләп Кырмыскалы якларына килеп чыктыгыз?

– Бирегә әнием күченеп килде. Тәүдә аның янына кунакка гына кайтып йөресәм, соңыннан биредәге егетләр белән футбол уйный башладым. Мине районның футбол командасына чакырдылар. Өч ел элек мин Кырмыскалы авылындагы Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә тренер булып эшкә урнаштым. Хәзер мин биш төркемнең һәм хатын-кызларның “Виктория”, ир-егет­ләрнең “Алга, Кырмыскалы!” коман­даларының тренеры.

– Тренерның киләчәккә нинди планнары бар?

– Дөресен әйткәндә, тренер булырмын дип мин беркайчан да уйлаганым юк иде. Ләкин моның белән ныклы мавыгып киттем. Хәзер минем төп бурычым - 2007-2008 елгы яшь спортчылар белән ныклы шөгыльләнеп, төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңү яулау.

Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА әңгәмәләште.
Читайте нас: