Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
7 Май 2019, 11:27

Казаннан – җиңү белән

Күптән түгел Казан шәһәрендә Тхэквондо буенча Русия чемпионаты һәм беренчелеге үтте. Анда безнең район вәкилләре дә катнашып, җиңү яулап кайтты.

Күптән түгел Казан шәһәрендә Тхэквондо буенча Русия чемпионаты һәм беренчелеге үтте. Анда безнең район вәкилләре дә катнашып, җиңү яулап кайтты.
Финал ярышында “Стоп-балл” дисциплинасында беренче урын өчен 38 килограммга кадәрге авырлык катего­риясендә безнең егетләр – Богдан Фәттахов һәм Михаил Иванов очрашты. Бу уен Богданның җиңүе (исәп 2:1) белән тәмамланды. Финалга кадәр аларның һәркайсысы бишәр уен үткәргән иде инде.
Безнең район егетләре һәм кызлары - Михаил Иванов, Солтан Алдакаев, Богдан Фәттахов, Валерия Зонова, Яна Балашова, Азамат Гаделшин, Артем Кә­римов Башкортстан Республикасының Тхэквондо Федерациясе җыелма командасы өчен чыгыш ясап, 2000 спортчы арасында югары нәтиҗә күрсәттеләр.
Радик Сөләйманов.
Читайте нас: