Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
7 Май 2019, 11:18

Русия чемпионатында икенче урын

Йошкар-Ола шәһәрендә мини-лапта буенча Русия чемпионаты тәмамланды. Икенче ел рәттән “Кырмыскалы-БДПУ” командасы бу дәрәҗәле ярышта республика данын яклап чыгыш ясый.

Йошкар-Ола шәһәрендә мини-лапта буенча Русия чемпионаты тәмамланды. Икенче ел рәттән “Кырмыскалы-БДПУ” командасы бу дәрәҗәле ярышта республика данын яклап чыгыш ясый.
Безнең команда турнирны бик уңышлы башламаса да, соңыннан барсы да план буенча барды. Хәтта, ярымфиналда кырмыскалылар узган елгы чемпионнар – Ырынбур өлкәсе командасын җиңүгә иреште. Илмир Шафи­ковның кулбашын имгәтүе генә аңа тулыканлы уйнарга мөмкинлек бир­мәде. Команданың лидерлары - Эльмир Миһранов һәм Вадим Борханов та имгәнүләренә карамастан, кызу уен күрсәтте. Шунысы куанычлы, Руслан Байтимеров, Родион Вәлиев кебек тәҗрибәле уенчылар белән беррәттән, яшьләр – Айдар Әхмәдуллин, Альфред Мәгънәветдинов, Дмитрий Данилов та үзләрен бик яхшы крсәтте. Нәти­җәдә, Русия чемпионатында безнең команда 2нче урынга лаек булды, бу, әлбәттә - зур уңыш. Узган елда без бишенче урын гына алган идек, димәк, ныклы алга китеш бар.
Нигә безнең район вәкилләре республика өчен чыгыш ясый, дигән сорау тууы да ихтимал. Моңа аңлатма биреп, шуны билгеләп үтәсем килә: безнекеләр Башкортстан чемпионатында җиңү яулады, шуның нәтиҗәсендә илебез чемпионатында республика данын яклау хокукы алды. Әйткәндәй, лапта белән безнең районда 20 ел тирәсе шөгыль­ләнәләр, соңгы елларда төрле ярышларда катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешеп килдек.
Ил күләмендәге чемпионатта югары урын алулары белән спортчыларыбызны котлыйм һәм уенчылар исеменнән сәфәрне оештыруда командага күрсәткән ярдәмнәре өчен район хакимиятенә, шәхсән Альфир Фәрхәт улы Сабировка рәхмәт белдерәм.
Вадим Канбәков.
Читайте нас: