Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
21 Май 2019, 12:58

Безнекеләр – җиңүче!

Санкт-Петербург шәһәрендә коляскалы спортчылар арасында теннис буенча MegaFon DreamCup IХ турниры үткәрелде. Анда Русия, Испания, Аргентина, Латвия, Франция, Япония, Көньяк Африка республикасы, Италия, Белоруссия һәм Нидерландиядән 49 теннисчы катнашты.

Башкортстан данын Уфа шәһәренең 13нче санлы коррекция мәктәп-интернаты укучылары яклады. Алар арасында безнең район вәкилләре дә бар. Шулай, Морза авылыннан Гөлфия Арсланова, Регина Гадиева, Сихон авылыннан Вячеслав һәм Владислав Макаровлар Вячеслав Шамаев җитәкчелеге астында БР паралимпия резервы мәктәбендә шөгыльләнәләр.
Кырмыскалы спортчылары турнирда уңышлы чыгыш ясадылар. Регина Гадиева кызлар арасында икенче булса, Владислав Макаров командадагы иптәше Газим Сәйфуллин белән бергә финалга чыктылар. Нәтиҗәдә, Владислав җиңүгә иреште.
Вячеслав та абыйсыннан калышмады – үсмерләр арасында финалга чыкты һәм Япония теннисчысы Томоя Тати белән очрашты. Гөлфия Арсланова, квалификацияле раундны һәм кызлар арасында ялгыз уенны үтеп, чирек финалга җитте. Нәти­җәдә, абыйлы-энеле Макаровлар Башкортстан һәм Аргентина парлары - Гөлфия Арсланова һәм Мария Дерсны җиңеп, парлы разрядта беренчелекне яуладылар.
Спортчыларны уңышлы чыгышлары белән без дә котлыйбыз һәм ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телибез.
Руслан Хәертдинов.
Читайте нас: