Барлык яңалыклар
Спорт
21 Май 2019, 12:55

Әфарин, егетләр!

Уфа шәһәрендә үсмерләр командалары арасында мини-лапта буенча Башкортстан Республикасы XXI Спартакиадасының финал турниры үткәрелде.

Уфа шәһәрендә үсмерләр командалары арасында мини-лапта буенча Башкортстан Республикасы XXI Спартакиадасының финал турниры үткәрелде.
Безнең район данын район беренчелегендә җиңү яулаган өлкән тренер Илмир Шафиков һәм тренерлар Илзинә Шафикова һәм Руслан Байтимеров җитәкчелегендәге Сахай урта мәктәбе командасы яклады.
Егетләр тәү тапкыр районнан читтә шундый дәрәҗәле ярышта катнаштылар. Алар өчен җан атарга “Кырмыскалы” спорт клубы уенчылары да килгән иде. Безнең спортчылар оста уен күрсәттеләр һәм финалга чыктылар. Уенның күп өлешен зур исәп белән җиңеп килделәр, ләкин матч азагында гына Әбҗәлил районы командасы 4 очкога узып китте.
Вадим Канбәков.
Читайте нас: