Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
21 Май 2019, 12:59

Сәламәт буын - көчле төбәк

1нче сыйныф укучысы ничә тапкыр турникта күтәрелә? 2нче сыйныф укучысы озынлыкка ерак сикерә аламы? Ә 3нче сыйныфлар шәп йөгерәме? “Сәламәт буын – көчле төбәк” спорт-мәгариф проекты чикләрендә, 13 майдан 15енә кадәр башлангыч сыйныфлар арасында үткәрелгән ГТО Спартакиадасында бу сорауларның барсына да җавап табарга мөмкин булды.

1нче сыйныф укучысы ничә тапкыр турникта күтәрелә? 2нче сыйныф укучысы озынлыкка ерак сикерә аламы? Ә 3нче сыйныфлар шәп йөгерәме? “Сәламәт буын – көчле төбәк” спорт-мәгариф проекты чикләрендә, 13 майдан 15енә кадәр башлангыч сыйныфлар арасында үткәрелгән ГТО Спартакиадасында бу сорауларның барсына да җавап табарга мөмкин булды.

Спорт сыйныфлары

Баланы бәләкәйдән үк сәламәт тормышка җәлеп итәргә кирәк. “Сәламәт буын – көчле төбәк” проекты нәкъ шуны максат итеп куйган. Аның чиклә­рендә районның 11 гомум белем бирү мәктәбендә спорт сыйныфлары булдырылган. Ел саен үт­кәрелгән Спартакиада көчле уку­чыларны ачыклый. Бу юлы да шулай булды. Тәүге көнне 1нче, икенче көнне 2нче һәм өченче көнне 3нче сыйныфлар чыгыш ясады.

Спартакиада төз йөрү һәм җыр конкурсыннан башланып китте. Соңыннан балалар бер­ничә дисциплина буенча ГТО нормаларын тапшырды – озынлыкка сикерде, төрле күнекмәләр ясады, турникта, ә кызлар идән­нән күтә­релде. Стадионда туп ыргыттылар, 30 метрга йөгер­деләр һәм катнаш эстафета тапшырдылар. Көн артык эссе булу сәбәпле, 1000 метр арага йөгерү­не калдырып тордылар.

Ныклы әзерлек белән

Башлангыч сыйныф укучылары өчен үзенең нормалары каралган. Мәсәлән, 6 яшьтән 8 яшькә кадәрге (1нче баскыч) малайлар алтын билге алу өчен урыннан - 140, ә кызлар 135 сантиметрга сикерергә тиеш. 9-10 яшьлек малайлар (2нче баскыч) турникта 5, ә кызлар идәннән 12 тапкыр күтәрелә.

– Мин спорт белән шөгыль­ләнергә - велосипедта йөрергә, чаңгыда шуарга яратам. Ә сикергечтә хәтта 130 тапкыр сикерә алам. Спартакиада ал­дын­нан физкультура укытучысы Александр Николаевич белән бик күп күнекмәләр ясадык, - ди Олыкүл урта мәктәбенең 2 “а” сыйныф укучысы Анастасия Козловская.

Спартакиада балалар өчен зур бәйрәмгә әверелде. Алар күтәренке кәеф һәм зур теләк белән нормативларны тапшырдылар, бер-берсе өчен җан атты­лар. Балаларының уңышларына куанырга ата-аналар да килгән иде.

– Мин 2 “а” сыйныф җи­тәкче­семен. Бездә барлыгы 27 укучы укый, бүген аларның 22се генә килә алды. Марсель Ситдыйков, Максим Реморук, Алина Латыйпова, Ульяна Калитаева – бик көчле укучылар. Спартакиадага без нык­лап әзерләндек һәм беренче урын алырга өметлә­нәбез, - ди 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбе укытучысы Ольга Утманцева.

Йомгак ясалды

1нче сыйныфлар арасында Кырмыскалы гимназиясенең 1 “а” сыйныф укучылары иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, Олыкүл урта мәктәбенең 1 “а” сыйныфы – икенче һәм Кабак урта мәктә­бенең 1 “а” сыйныфы өченче урында. 2нче сыйныфлар арасында Олыкүл урта мәктәбенең 2 “а” сыйныф укучылары – беренче, Кырмыскалы гимназия­сенең 2 “в” сыйныфы – икенче, 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбенең 2 “а” сыйныфы өченче урынга лаек булды. 3нче сыйныфлар арасында Кырмыскалы гимна­зия­сенең 3 “а” сыйныфы беренче булса, 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбенең 3 “г” сыйныфы – икенче һәм Прибельский урта мәктәбенең 3 “в” сыйныф укучылары өченче урын яулады.

- ГТО комплексының максаты – сәламәт һәм көчле балалар тәрбияләү. Мәктәп укучылары компьютер яки телевизор артында азрак утырсыннар, ә күбрәге саф һавада йөресеннәр, йөгерсеннәр, спорт белән шө­гыль­ләнсеннәр, әти-әниләренә йорт һәм бакча эшләрендә ярдәм итсеннәр иде. Әлбәттә, ата-аналар тәүдә үзләре үрнәк күр­сә­тергә тиеш, - дип белдерде Спар­такиаданың баш судьясы, Кырмыскалы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары Рөстәм Рафил улы Әминев.

Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.

Гөлчәчәк Алачева фотосы.
Читайте нас: