Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
10 июнь 2019, 13:11

Уфада Русия командасы Италия командасын җиңде

Спорт // Зөһрә Исламова // 09.06.2019 22:42:08Волейбол буенча Милләтләр лигасыңРусия этабының финал матчы «Уфа-Арена»да тулы трибуналар белән башланды.

Волейбол буенча Милләтләр лигасыңРусия этабының финал матчы «Уфа-Арена»да тулы трибуналар белән башланды.
Русия җыелма командасы Италияне кабул итте.
Беренче сет турнир хуҗалары өчен бик киеренке үтте, ләкин алар җиңүне тартып алалдылар. Партия 29: 27 исәбе белән тәмамланды.
Уенга Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров хатыны һәм улы белән бергә килгән иде.
Икенче партия интригасыз үтте. Италиялеләр ешрак ялгыша башлады, ә Туомас Самелвуо уенчылары киресенчә — уен көчен арттырды. Исәп аермасы шуны раслый — 25: 16. Өченче партиядә русиялеләр бу этапта иң яхшы команда статусын раслады һәм матчны җиңү белән тәмамлады.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/sport/ufada-rusiya-komandasy-italiya-komandasyn-i-de/
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: