Шул көннәрдә Нефтекама шәһәрендә йөгерү буенча ярыммарафон узды. Анда кырмыскалы спортчылары да үзләрен сынап карады.
Прибельский авылыннан Олег Матросов 21 километр арага йөгерүдә 31-35 яшьлекләр категориясендә өченче урын яулады. Билгеләнгән араны узу өчен аңа 1 сәгать 34 минут 56 секунд таләп ителде.
Илтирәк авылыннан Владимир Алешин 12 километрлык дистанциядә 40-49 яшьлекләр арасында икенче урынга лаек булды.
Илдар Гайнуллин шул ук дистанциядә 26-39 яшьлекләр арасында өченче булып килде.
Юрий Кириллов (21 км) һәм Эльвира Матросова (6 км) да дистанцияләрен яхшы күрсәткечләр белән үттеләр.
Бу юлларның авторы - мин дә спорт бәйрәмендә катнашып, башка спортчылар белән 12 километр араны сынатмый уздым.