Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
18 июнь 2019, 12:05

Оештыручы да, оста шахматчы да...

Урындагы шагырь, үзешчән композитор Марс Мостаевның башлангычын Бозаяз авыл биләмәсе башлыгы Марат Мәҗитов та хуплап алды һәм чараны оештыруда бар яклап ярдәм күрсәтте.

Урындагы шагырь, үзешчән композитор Марс Мостаевның башлангычын Бозаяз авыл биләмәсе башлыгы Марат Мәҗитов та хуплап алды һәм чараны оештыруда бар яклап ярдәм күрсәтте.
Шул көннәрдә авыл мәдәният йортында Атҗитәр, Бозаяз, Подлуб, Карлыман, Прибельский, Яңа Кыешкы авыл биләмәләре вәкилләре катнашлыгында шахмат турниры үтте.
Җыелучыларны хезмәт ветераны Марс Мостаев, авыл биләмәсенең башлангыч ветераннар оешмасы рәисе урынбасары Мидхәт Рәҗәпов, спорт хәрәкәте ветераны Фәнил Котлыяров сәламләде һәм ярышта уңышлар теләде. Шулай ук җыелучылар шул көннәрдә 65 яшьлек юбилеен билгеләүче Рәис Колшәриповны тәбрикләп үттеләр һәм шахмат уенын пропагандалау, яшьләрдә бу спорт төренә сөю тәрбияләү буенча зур эш алып барганы өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Уен бик киеренке барды. Моңа гаҗәпләнәсе юк – катнашучыларның һәрбесе төрле дәрәҗәдәге ярышларда йә җиңүче, йә призер исеменә лаек булган оста шахматчылар. Менә Ирек Колшәрипов. Күптән түгел генә Бишбүләк районында узган төбәк беренчелегендә 60 катнашучы арасында җиңү яулап кайтты. Ә биредә уңыш әтисенә елмайды. Икенче урында - шулай ук оста шахматчы Наил Ишмаков. Ә өченче урынны 79 яшьлек Марс Мостаев алды. Җиңүчеләрнең барысына да акчалата премияләр тапшырылды.
Чарада катнашучылар шахмат өстәле артында “көрәш” өчен яхшы шартлар тудырганнары өчен оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралыштылар.
Эльвира Байбулатова.
Бозаяз авылы.
Читайте нас: