Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
9 июль 2019, 11:12

Безнекеләр сынатмый

Җиңел атлетика буенча чемпионат һәм Башкортстан Республикасы авыл спорт уеннарында безнең спортчылар лаеклы чыгыш ясады.

Җиңел атлетика буенча чемпионат һәм Башкортстан Республикасы авыл спорт уеннарында безнең спортчылар лаеклы чыгыш ясады.
Шулай, Илзинә Шафикова Башкортстан чемпионатында 200 метрга йөгерүдә җиңү яуласа, 100 метрга йөгерүдә икенче килде.
Авыл уеннарында катнашкан Гөлназ Юлмөхәммәтова 400 метрга йөгерүдә өченче урынга лаек булды. Оксана Патрикеева аңардан бик азга гына калышты.
Ир-егетләр арасында 200 метрга узышуда Вадим Саләхетдинов өченче урын яулады. Эльмир Миһрановка призер булу өчен 0,5 секунд җитмәде, нәтиҗәдә, ул - дүртенче. Руслан Байтимеров, Дмитрий Данилов, Эльмир Миһранов, Вадим Саләхетдиновтан торган районның эстафета командасы 4х100 метрга йөгерүдә өченче булды.
Алдан исәпләүләр буенча, безнең команда өченче урында. Шулай да, киләсе елга зур өметләр баглыйбыз, чөнки командага үзәк спорт клубының (ЦСКА) спорт ротасында хезмәт иткән спорт мастерлыгына кандидатлар Илмир Шафиков һәм Артур Батыров кайтачак.
Вадим Канбәков.
Читайте нас: