Үзән
-9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
9 июль 2019, 11:14

Валерия – Европа чемпионкасы!

Константиновка авылыннан Валерия Зонова команда спаррингында Европа чемпионкасы дип танылды, ә Казан шәһәрендә үткәрелгән тхэквондо буенча Европа чемпионатында шәхси исәптә икенче урынга лаек булды.

Константиновка авылыннан Валерия Зонова команда спаррингында Европа чемпионкасы дип танылды, ә Казан шәһәрендә үткәрелгән тхэквондо буенча Европа чемпионатында шәхси исәптә икенче урынга лаек булды.
– Безнең командада - мин һәм ике Уфа кызы иде. Финалга кадәр ике уен үткәреп, икесендә дә җиңү яуладым. Финал алдыннан, әлбәттә, бик нык дулкынландым. Казах­станның җыелма ко­ман­да­сындагы спортчы белән уен миңа җиңел бирелмәде. Ләкин мин аны җиңүгә ирештем, - ди Валерия.
Лерага сентябрь аенда 14 яшь тула, Константиновка авылында яши. Тхэквондога ул 5 ел элек ахирәте Яна Балашова белән бергә килә. Валерия спорт белән җитди шөгыль­ләнә - баскетбол, волейбол буенча мәктәп командасы өчен чыгыш ясый. Җиңел атлетика буенча да яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Иң яраткан дәресе - физкультура. Кыз укуда да сынатмый, әнисенә ярдәм итәргә дә ярата.
Шундый югары нәтиҗә­ләргә ирешүендә тренер Радик Сөләймановның да өлеше зур.
Әйткәндәй, Казан шәһә­рендә үткә­релгән тхэквондо буенча Европа чемпионатында егетләр дә лаеклы чыгыш ясады. 10-11 яшьлек үсмерләр арасында Солтан Алдакаев (30 килограммга кадәр) - беренче, Артем Кәримов (30 килограммга кадәр) – икенче һәм Азамат Гаделшин (34 килограммга кадәр) икенче урын яуладылар.
Юлия Солтанова.
Читайте нас: