Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
12 июль 2019, 13:43

Балалы гаиләләргә ипотека кредиты проценты төшерелә

Социаль өлкә // Резеда Галикәева // 12.07.2019 11:35:42Бу яңалык икенче, өченче балалы гаиләләргә кагыла.

Бу яңалык икенче, өченче балалы гаиләләргә кагыла.
Русия Президенты каршындагы Координацион совет утырышы нәтиҗәләре буенча, 2018 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 гыйнварына кадәр икенче яисә өченче бала туган гаиләләргә торак сатып алу өчен бирелгән ипотека кредиты проценты 6 процент тәшкил итүе турында карар кабул ителде.
Субсидияләү торак беренчел базарда сатып алынганда гына башкарыла һәм аның срогы икенче баласы туган гаиләләр өчен — өч ел, өченче баласы туса, биш ел тәшкил итә.
Русия Хөкүмәте 2017 елның 30 декабрендә “Русия кредит оешмаларына һәм “ДОМ.РФ” акционерлар җәмгыятенә бала тәрбияләүче Русия гражданнарына бирелгән торак (ипотека) кредитлары (займнары) буенча алынмый калган керемнәрен каплауга федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында” карар кабул итте. Аны гамәлгә ашыру кысаларында субсидияләр программасы тормышка ашырыла.
Субсидияләү программасына элек банклар рефинанслаган кредитлар да кертелә ала. Бу - элек күп гаиләләргә дәүләт ярдәменнән файдаланырга мөмкинлек бирмәгән бик мөһим үзгәреш.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/social/balaly-gail-l-rg-ipoteka-kredity-protsenty-t-sherel/
Фото: pixabay.com
Читайте нас: