Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
12 июль 2019, 18:15

Бер атна дәваханә буенда яткан

Тормыш // Резеда Галикәева // 12.07.2019 09:43:19Октябрьскида шундый җанөшеткеч хәл булган.

Октябрьскида шундый җанөшеткеч хәл булган.
67 яшьлек Николай Акимов 2 июльдә үк юкка чыккан.
Бу көнне ул, үзен начар хис итеп, дәваханәгә килгән, ләкин табиблар аны кире өенә кайтарып җибәргән. Нәтиҗәдә, өлкән яшьтәге авыру пенсионер дәваханә янындагы урман полосасында егылган.
Соңрак ул ярдәмгә чакыруын, ләкин янына килүче кеше булмавын әйткән.
Бабайны “Лиза Алерт” отряды волонтерлары 8 июльдә тапкан. Аның төнге салкыннарны һәм яңгырларны имин кичерүе гаҗәп.
Ул табылгач та “ашыгыч ярдәм”не чагыштырмача озак кына көтәргә туры килгән. Ярты чакрым араны алар 10-15 минут килгән.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zhizn/ber-atna-d-vakhan-buenda-yatkan/
Фото: "мк в уфе"
Читайте нас: