Мәгълүм булуынча, Уфада 53нче Халыкара балалар уеннары үтә. Беренче ярыш көне Уфа командасы өчен уңышлы булды. Тагы бер алтын медаль - Уфа командасында!
Мәгълүм булуынча, Уфада 53нче Халыкара балалар уеннары үтә. Беренче ярыш көне Уфа командасы өчен уңышлы булды. Тагы бер алтын медаль - Уфа командасында!
Бу юлы Уфа командасы копилкасына икенче алтынны 14 яшьлек йөзүче, 18нче олимпия резервы спорт мәктәбе укучысы Виктория Лисицкая салды.
Кыз, брасс алымы белән 100 метрлы дистанциядә җиңеп, пьедесталның беренче баскычына күтәрелде.
Бу араны яшь спортчы 1:13.47 вакыт эчендә йөзеп үтте.
Икенче урында Ырынбур спортчысы Ксения Степанова (1:13.76). Бронза медальне Литваның Каунас шәһәреннән яшь йөзүче яулады.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/sport/beznekel-rd-ikenche-altyn/