Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
12 июль 2019, 12:31

Уфада “Халыкара балалар уеннары – 2019” старт ала

9 июльдә, 53нче җәйге халыкара балалар уеннарының рәсми старты башланыр алдыннан, Уфага бу күләмле чарада катнашучы яшь спортчылар җыелды.

9 июльдә, 53нче җәйге халыкара балалар уеннарының рәсми старты башланыр алдыннан, Уфага бу күләмле чарада катнашучы яшь спортчылар җыелды.
Анда Австралия, Канада, АКШ, Кытай, Мексика, Бөек­британия, Голландия, Словения кебек дөньяның 29 илен­нән, 60тан артык шә­һәрдән меңнән артык спортчы катнаша. Гомумән алганда, Уфа җир шарының барлык кыйтгаларыннан 2 меңнән артык кунак кабул итә.
10 июльдә, 17.00 сәгатьтә “Уфа-Арена”да Уеннарны ачу тантанасы үткәрелде. Дөнья күләмендәге чара башланыр алдыннан республика башкаласы мэры Өлфәт Мостафин шәһәр объектлары­ның масштаблы ярышларга әзер­леген тикшерде.
Бер­ничә көн дә­вамында Уфаның төп спорт аренасында эш кайнады. Сәхнә искиткеч: аны уникаль светодиод җиһазлары яктырта, гадәти боз урынына зур экраннар урнаштырылды.
Ярышларны ачу тантанасы спортчылар парады белән башланды. Залга бе­рен­челәр­дән булып Австралия командасы чыкты, ә Уфа ко­мандасы, ярышлар­ның хуҗасы хокукында, парадны тә­мам­­лады. Спортчылар үткән вакытта экраннарда аларның туган шәһәр­ләренең гербы һәм истәлекле урыннары күрсәтелде.
Билгеле булуынча, алып баручыларга мультимедияле “сөйләшә торган баш” ярдәм итә. Үзәк экранда башта нәкъ менә ул барлыкка килә һәм катнашучыларны сәламли. Артабан тамашачыларга Уфа турында ролик күрсә­телде, анда безнең башкаланың истәлекле урыннары тасвирланды. “Голос-Дети” проектында катнашучы малайлар һәм кызлар 53-нче Уеннар­ның рәсми гимнын башкарды. Уеннарны ачу тантанасын «Матч ТВ», «БСТ» һәм «Вся Уфа» каналларында карарга мөмкин булды.
Зәки Вәлиди урамы, 1нче йорт адресы буенча Халыкара балалар уеннарына әзерлек дирекциясе урнашкан. Монда тәүлек буе эшли торган мәгълүмат үзәге урнашкан, анда Бердәм +7 800 25 051 02 күп каналлы номер эшли. Халыкара уеннарны үткәрү тәртибенә ярашлы, беренче ярышлар 11 июльгә планлаштырылган.
Алар барышында 12-15 яшьлек спортчылар җиңел атлетика, футбол, йөзү, фехтование, пляж волейболы, баскетбол, дзюдо, кыяга үрмәләү (скалолазание) һәм грек-рим көрәше кебек спорт төрләрендә көч сынашачак. Аларның соңгы икесе Халыкара балалар уеннары программасына быел тәүге тапкыр кертелгән.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас: