Үзән
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
26 ноябрь 2020, 23:30

Бозда шуучылар күпме акча ала?

Илья Авербух “Ледниковый период” шоуында катнашучыларның гонорарларын ачты.

Беренче каналда баручы “Ледниковый период” тапшыруын күпләр яратып карый. Шоу ахырына якынлашкан саен, фигуралы шуу осталары һәм жюри арасында бәхәсләр, гаугалар кыза гына бара, проектның продюсеры Илья Авербух командасы да кайчагында килешмәүләрен белдерә.

Тамашачылар да бу уңайдан тәнкыйть сүзләрен җиткереп кенә тора. Спортчыларның һәм алар белән бозга чыккан артистларның шоудан китәсе килмәве, әлбәттә, андагы гонорарларга да бәйле.

Проектның продюсеры Илья Авербух, ниһаять, шоуда катнашучыларга гонорарлар белән бәйле хәлне ачты. Билгеле пандемия профессиональ фигуралы шуу осталарының да, артистларның да керемнәренә шактый аяк чалган.

Элегрәк спортчылар бозга бер тапкыр чыккан өчен 600 000 сумга кадәр акча алса, артистларның гонорары 150 000 сум тирәсе булган.

Хәзер парның бозга бер чыгуы 100дән 200 мең сумга кадәр акча белән бәяләнә. Өстәвенә, бу сумма ике кешегә бүленә һәм аны дуэтта катнашучылар үзләре бүлешә.

Фото: mybryansk.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/562762.

Читайте нас: