Үзән
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
2 декабрь 2020, 15:50

Русия кубогы – бездә!

Йошкар-Ола шәһәрендә мини-лапта буенча Русия чемпионаты һәм Русия кубогы узды. Төп өлешен Кырмыскалы егетләре тәшкил иткән Башкортстан Республикасы җыелма командасы Кубокта алтын медаль яулады. Ә Русия чемпионатында безнең егетләр 5нче урынга ия булдылар.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, биш уеннан торган ике ярышта да безнең спортчылар бары тик берәр матч буенча гына оттырды. Чемпион исеме өчен көрәшне дәвам итәргә аларга нибары өч очко гына җитмәде. Ә Русия Кубогында егетләр дүрт ышанычлы җиңү яулады һәм алтын медальгә ия булды.Башкортстан җыелма командасы составына кырмыскалылар Дмитрий Данилов, Айдар Әхмәдуллин, Вадим Борханов, Эльмир Мигранов, Илмир Шафиков, Руслан Байтимеров, шулай ук Уфа шәһәре вәкилләре - Родион Велиев һәм Рамил Лутыев керде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу инде безнең лаптачыларның беренче югары нәтиҗәсе түгел. Әйтик, быел зур лапта буенча бөтенрусия ярышларында Кырмыскалы егетләреннән торган Башкортстан командасы беренче булды. Ә былтыр мини-лапта буенча Русия чемпионатында көмеш медаль яуладылар. Руслан Хәертдинов.
Читайте нас: