Үзән
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
2 декабрь 2020, 15:48

Спорт – аның яшәү рәвеше

Сахай урта мәктәбе укучылары физкультура дәресләрен һәм бура уены буенча күнекмәләрне көтеп ала, чөнки яраткан укытучылары һәм тренерлары Илмир Әмир улы Шафиков аларны кызыклы да, файдалы да итеп үткәрә. Малай-кызларда спортка сөю, үз-үзең өстендә эшләүгә омтылыш тәрбияләүне максат итеп куйган яшь белгеч.

Сахай авылында туып-үс­кән егет мәктәптә укыган елларында ук спорт белән дус­­лаша. Монда укытучысы Рөстәм Расих улы һәм әти-әнисенең дә роле зур булгандыр. Рәйханә Ягафәр кызы һәм Әмир Әбүзәр улы ныклап спорт белән шөгыль­лән­мә­сәләр дә, еш кына ба­ла­­лары белән чаң­гыда шуарга чыгалар, туристик походларга йөриләр һәм шул рәвешле аларның күңе­лендә спортка сөю уяталар. Илмир тәүдә җиңел атлетика белән мавыкса, М.Ак­мулла исе­мен­дәге Башкорт дәүләт педагогия университетына укырга кергәннән соң, спортның уен төрләре, шул исәптән бура уены белән кызыксына башлый. Ярышлар, күңелле миз­гелләр белән тулы студент еллары артта кала һәм Илмир районга эшкә кайтып, кайчандыр үзе укыган мәктәптә эш башлый. Моңардан тыш, “Яшьлек” физкультура-сәла­мәтләндерү комплексында тренер буларак күнекмәләр алып бара. Күңелгә яткан эш белән шөгыльләнгәч, нәти­җәләр дә үзен озак көттерми. Былтыр командасы белән Йошкар-Ола шәһәрендә уз­ган Русия чемпионатында 2нче урын алалар. Бәлки, 1нче урын да яуларлар иде, тик Илмир ярымфиналда җәрәхәт алу сәбәпле, чак кына калышырга туры килә. Се­нтябрь аенда респуб­ли­каның җы­елма командасы составында Русия кубогына ия булуын исә күпләр горурлык белән кабул иткәндер. - Финалда көчле дәгъ­вачылар белән уйнарга туры килде. Әмма команда әгъ­заларының тырышлыгы, ос­та­лыгы, озайлы күнек­мәләр үз нәтиҗәсен күр­сәтми калмады, - ди Илмир Анапа шә­һәрендә узган чемпионат турында.Илмир Әмир улының тәр­бияләнүчеләре дә сынатмый. Республика ярыш­ла­рын­­да призлы урыннар яу­­лыйлар. Сахайда аның үр­нәгендә һәм канаты астында бер буын тәрбияләнгән ди­сәң дә була – хәзер алар ке­черәк яшьтәгеләрне дә өй­рәтерлек осталыкка ия. - Авылыбызда күптән тү­гел резина өслекле яңа парк, спорт мәйданчыгы ачылды. Яшьләргә спорт белән шө­гы­ль­ләнү өчен яңа мөм­кин­лек­ләр тудырылуы ку­аныч­лы. Теләгең генә булсын, барлык шартлар да бар, - ди Илмир.Киләчәккә планнары бай­­так тырыш егетнең. Үзе әйтүенчә, җиңүләр яңа үрләр яулау өчен көч-дәрт өсти. - Спортның сәламәтлеккә яхшы яктан тәэсир итүеннән тыш, уңай тәэссоратлар бү­ләк итүе өчен яратам. Шушы ярышларда катнашу аркасында бик күп шәһәрләрдә булырга туры килә, - ди Илмир Әмир улы.Киләчәктә дә тормышта күрерлек, сокланырлык, җи­ңүләр яуларлык шәһәрләр күп булсын, Илмир!Эльнара Шәймәрдәнова.
Читайте нас: