Үзән
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
18 декабрь 2020, 15:42

Чемпион дип танылдылар

Архангель авылында үткәрелгән катнаш көрәш буенча ачык Чемпионатта Денис Хәсәнов һәм Аскар Ишбердинда тәрбияләнүче спортчылар уңышлы чыгыш ясадылар.

Шулай, Кабак авылыннан Батырхан Сәгыйтов (65 кг) һәм Динар Заманов (57 кг) үзлә­ренең авырлык категория­лә­рендә алтын медаль яуладылар. Тренер Денис Хәсәновның сүзләренә караганда, күнек­мәләр көн саен икешәр тапкыр үткәрелгән. Батырхан һәм Динарга ярышларга әзерләнгәндә күнекмәләргә йөрүче башка егетләр дә ярдәм иткән. “Өй­рәнүе авыр булса да, ярышларда җиңел була” дип юкка гына әйтмиләр бит.
Бу спорт төре белән өченче ел шөгыльләнгән 11нче сыйныф укучысы Батырхан Сә­гыйтовның бу тәүге генә җиңүе түгел. Узган елда ул ушу-саньда буенча Башкортстан Республикасы чемпионы исе­менә лаек булган. Соңыннан Пермь шәһәрендә Идел буе федераль округ чемпионатында катнашып беренче дип танылган.
Ә менә 17 яшьлек Динар Заманов мондый ярышта тәү тапкыр катнашуына карамастан, җиңүгә ирешкән. Элек ул грек-рим көрәше белән шөгыль­ләгән, ә агымдагы ел ба­шыннан катнаш көрәш буенча күнекмәләргә ныклап йөри башлаган. Тренерының сүзләренә караганда, егет бик сәләтле һәм тырыш.
Тренер Денис Хәсәнов үзе тумышы белән Кабак авылыннан, көрәш белән балачактан мавыга. Ул әйтүенчә, спортка аны әнисе Гүзәл Мансур кызы алып килгән һәм барлык башлангычларында ярдәм иткән.
- Мин мәктәптә укыганда әлеге кебек түгәрәкләр һәм секцияләр юк иде. Иптәш малайлар белән үзаллы шөгыль­ләндек: йөгердек, абзарга яки гаражга капчык асып куеп, аның белән бокс уйнадык, идәннән күтәрелдек. Башкорт дәүләт педагогия универси­тетының физик культура факультетына укырга кергәч, хәрби самбо һәм бокс белән мавыгып киттем. Төрле дәрәҗә бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яуладым, Тольяти һәм Самара шәһәрләренә мастерлык тернирларына бардым. Ә 2016 елдан бирле тренерлык эшчәнлеге белән шөгыль­лә­нәм, узган елда Иске Кыешкы авылындагы мәктәптә физик культура укытучысы булып эш­ли башладым, - ди Денис Хәсәнов.
Денис Рифгать улының дә­ресләрендә якынча 40-50 кеше шөгыльләнә. Алар арасында кат­­наш көрәш белән яңа мавыга башлаучылар да бар. Ә Ильяс Ганиев һәм Илдар Му­син панкратион буенча бер­ничә тапкыр республика чем­­пионнары дип танылганнар.
- Укучыларым белән чиксез горурланам. Ярышларда алар өчен аеруча дулкынланам. Ә алар җиңүгә ирешсә, минем өчен зур куаныч, - ди Денис Рифгать улы.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Читайте нас: