Зарядканы чаңгы ярышы буенча халыкара класслы спорт мастеры, Х кышкы Сурдлимпия уеннарында ике тапкыр чемпион һәм бронза призеры, Европа чемпионы, илебезнең күп тапкыр чемпион исеменә лаек булган данлыклы якташыбыз Миңлегали Абдуллин һәм Кырмыскалы авылының Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Роза Юнысова үткәрде. Спорт күнекмәләре катгый схема буенча төзелсә дә, зарядкага спортчылар күтәренке кәеф белән килде һәм барлык күнекмәләрне бик җиңел башкарды.
Галимнәр дәлилләвенчә, физик күнегүләр белән шөгыльләнгәндә шатлык гормоннары – эндорфиннар бүленеп чыга, алар кешегә көн буена җитәрлек күтәренке кәеф бүләк итә. Чемпион белән танышу моны тагы бер тапкыр раслады.
ГТО билгеләре тапшыру тантананың иң дулкынландыргыч мәле булгандыр. Алтын билгегә - 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбеннән Гөлназ Юлмөхәммәтова, ә бронзага Константиновка урта мәктәбеннән Регина Сафина лаек булды.
Бу көнне елның көтеп алган вакыйгаларының берсе – мәктәп укучылары арасында җиңел атлетика буенча район беренчелеге уздырылды, анда районның 26 мәктәбеннән иң җитез 8әр кеше катнашты.
Менә спортчылар стартка тезелеп басты. Һәр командага берәр юл бүленде. Бәйгедә катнашкан кызлар һәм малайлар бер кагыйдәгә таянып эш итте – командадашларына комачауламас өчен иң җитезләрен алга бастырдылар.
Нәтиҗәдә, малайлар арасында Ефремкино мәктәбеннән Антон Гаврилов иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.
- Тәүдә бик авыр тоелды. Ләкин соңыннан икенче сулыш ачылгандай булды, - ди ул үзенең тәэссоратлары белән уртаклашып. - Әлбәттә, физик яктан әзерләнмәгән булсам, беренче урын яулый алмас идем. Шуның өчен дә мин җәй йөгерәм, воркаут белән шөгыльләнәм, ә кыш көне саф һавада чаңгыда йөрергә яратам.
Икенче урынны Прибельскийдан Марсель Үлмәсколов, ә өченче урынны Константиновка урта мәктәбеннән Альберт Исламов яулады.
Кызлар арасында Подлуб мәктәбеннән Ксения Ульянова иң җитез йөгерүче дип танылды. Икенче урынга Яңа Кыешкы мәктәбеннән Юлия Габидуллина лаек булды, өченче урын Сахай мәктәбеннән Камила Самиковада.
Команда исәбен өч катнашучының йөгерү вакыты билгеләде. Беренче урынны Олыкүл мәктәбе, икенче урынны 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбе яулады, подлублылар өченче булды.
Спорт чаралары моның белән генә тәмамланмады әле. Чараны оештыручылар теләге булганнар өчен “Җәяү йөрүчеләр көне” дип исемләнгән бәйрәм үткәрде.
Җәяүлеләрнең маршруты табигатьнең гүзәл урыннары буйлап үтте. Бөтенрусия акциясенә Кырмыскалы вәкилләре дә катнашты. Бер колоннага тезелеп, бәйрәмдә катнашучылар 2 километрга якын араны җәяүләп үттеләр. Һәрберсе тизлекне үзенең көченә карап сайлады.
Бу көнне шулай ук Таусеңер акланында район үзәге мәктәпләре үзләренең укучылары өчен “Бивуак”, “Турполоса”, “Навесная переправа” кебек конкурслардан торган туристик слет оештырды. 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбенең география укытучысы Азат Сәгыйтов тәрбияләнүчеләре өчен дулкынланып торды.
- Мондый уеннарда команда рухы барлыкка килә, моны барсы да сизгәндер. Укучылар бер-берсенә сүз белән дә, эш белән дә ярдәм итсеннәр өчен “Навесная переправа” төзедек, - ди Азат Ринат улы.
Физик культура һәм спорт буенча баш белгеч В.Ә.Канбәков билгеләвенчә, үсеп килгән яшь буынны сәламәт тормышка җәлеп итү – эшебезнең төп юнәлешләренең берсе.
- Һәркем сәламәт тормыш рәвеше алып барырга омтылырга тиеш. Кеше үзенең тәнен көчле, сәламәт итеп тәрбияли алса, ул тормыш авырлыкларына да каршы тора ала, - дип исәпли Вадим Әсхәт улы.