Үзән
-21 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
1 гыйнвар 2021, 02:00

Җитезләр көч сынашты

Олыкүл авылының Салкын чишмә буенда туристик фестиваль үткәрелде. “Яшьлек” яшьләр үзәге белгечләре районның физкультура укытучылары белән берлектә мәктәп укучылары өчен “Навесная переправа”, “скайранинг” (вакытка тауга үрмәләү), пневматик винтовкадан ату кебек кызыклы туристик сынаулар әзерләде.

Олыкүл авылының Салкын чишмә буенда туристик фестиваль үткәрелде. “Яшьлек” яшьләр үзәге белгечләре районның физкультура укытучылары белән берлектә мәктәп укучылары өчен “Навесная переправа”, “скайранинг” (вакытка тауга үрмәләү), пневматик винтовкадан ату кебек кызыклы туристик сынаулар әзерләде. Чараны оештыруда Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Геннадий Игнатишин һәм “Яшьлек” яшьләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Владлен Курунов зур өлеш кертте. Әйткәндәй, райондагы бер туристик чара да алар катнашлыгыннан башка үтми.
Бу чара барышында кызлар һәм егетләр үзләрен сынап кына карамады, командада бердәм эш итәргә дә өйрәнде. Шул ук вакытта ярыш рухы да сакланды. Нәтиҗәдә, гомум команда исәбендә Подлуб авыл Советы командасы җиңүче дип танылды, икенче урын – Кабак, өченче урын – Суык-Чишмә авыллары командаларында.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас