Барлык яңалыклар
Спорт
1 гыйнвар 2021, 02:00

Спорт белән үрелгән тормыш

И.Н.Самойловның исеме районда күпләргә яхшы таныш. Ул 1957 елның 10 сентябрендә Бөре шәһәрендә туган. Кече яшьтән үк спорт ориентиры белән шөгыльләнә, район һәм республика ярышларында катнаша, бу спорт төре буенча спорт мастеры кандидаты исеменә дә ия.

Иван Николаевич Бөре педагогия институтының физика-математика факультында укыганда да спорт белән шөгыль­ләнүен дәвам итә. 1979 елда аны безнең районга эшкә җибәрә­ләр, тәүдә ул Ефремкино, со­ңын­нан 2нче санлы Кырмыска­лы урта мәктәпләрендә балаларга белем бирә. Педагогия эшчәнлеге белән беррәттән, яшь укытучының иң мавыкканы спорт була. 80нче еллардан ул укытучылар, укучылар, яшьләр һәм ветераннар арасында район ярышлары оештыра һәм үзе дә актив катнаша.
Спорт мәктәбе ачылган көннән алып 2005 елга кадәр ул аңа җитәкчелек итә. Шул вакыт эчендә җитәкче байтак яшь белгечләрне эшкә кабул итте, бүген аларның күпләре нәсый­хәтчеләре кебек намуслы һәм зур җаваплылык белән тренер-укытучы һәм физкультура укытучылары булып эшләп йөри­ләр.
Иван Николаевич өлкән яшьтәгеләргә дә, яшьләргә дә хөрмәт белән карый. Ул беркайчан да кешегә тавышын күтәрми, кисәтүләрен тыныч кына, аңлаешлы итеп белдерә. Шимбә өмәләре яки чөгендер басуында булсынмы, директор һәрвакыт алда бара, хезмәт­тәшләрен үзенең үрнәгендә хезмәт батырлыкларына өнди. Ул таләпчән, ләкин шул ук вакытта гадел кеше. Аның белән эшләве җиңел һәм рәхәт. Тәҗ­рибәле җитәкче спорт мәктәбе коллективын югары үрләргә күтәрә алды. Ул эшләгән чорда безнең район спортчылары республика ярышларында танылу алды, бүгенге көндә дә яшь спортчылар буыны Русия күләмендәге ярышларда яхшы нәтиҗәләргә ирешә.
Элек бер туристик слет та Иван Николаевичның катнашлыгыннан башка үтми иде. Турист һәм судья буларак, урманга сукмак салдыру һәм елга аша чыгу кебек күләмле ярышлар оештырырга да сәләтле. Бу тәҗрибәсе аның районыбызның билгеле туристлары Әсхәт Мидхәт улы Мөхәммәтшин, Рөстәм Рафил улы Әминев, Язилә Хәтмулла кызы Газизова, Дамир Мәхмүт улы Шиһапов һәм башкалар белән Башкортстан тауларын буйсындырган чактан ук килә. Иван Николаевич район халкын республи­каның хозур табигатьле урыннары белән таныштырды. Укытучылар, медицина һәм муниципаль оешма хезмәткәр­лә­реннән торган бер төркем кеше­ләрне Белорет районының курорт биләмәләренә, Ирәмәлгә, Чиләбе өлкәсенең борынгы Аркаим шәһәренә, Аскын һәм Шүлгән таш мәгарәләренә алып барды. Хезмәттәшләре аны шаяртып “безнең яшьлек командасы”ның капитаны дип йөретә. Аның белән тауларга да мендек, елга буйлап та йөздек, походларда аның шаян сүзләре белән авырлыкларны җиңеп чыктык.
Иван Николаевич киң эрудицияле, төпле белемле, заман белән бергә атлаган шәхес. Те­ләсә-кайсы сорауга ул тулы һәм дөрес җавап таба. Районның күп кенә педагогларына ул юридик, шулай ук хезмәт закончалыгына кагылышлы мәсьәләләр буенча ярдәм итә, тормышчан киңәшләрен бирә.
Коллективтагы җылы һәм дусларча мөнәсәбәт, һөнәри осталыгы, күңел юмартлыгы һәм яраткан эшенә күпьеллык тугрылыгы өчен “капитан”ыбызга рәхмәт белдерәбез.
Зәлия Касыймова,
Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе методисты.
Читайте нас