Үзән
-17 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
1 гыйнвар 2021, 02:00

Үзеңне сынап карасың килсә, ГТО тапшыр

Әлеге вакытта районда ГТО нормаларын тапшыру буенча көзге фестиваль тулы куәткә дәвам итә. Анда теләге булган һәркем катнашып, үзен сынап карый ала. Бу көннәрдә Кырмыскалы гимназиясе һәм Физкультура-сәламәтләндерү комплексы стадионнарында ГТО нормаларын кабул итү эше җәелдерелгән.

Башта укучылар төрле спорт төрләре - чалкан яткан хәлдә гәүдәне күтәрү, турникта тартылу, гер күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү, утырган хәлдә алга бөгелү, ату һәм йөгерү буенча тапкырлыгын күрсәтсә, шул көннәрдә үз көчләрен гомумбелем бирү мәктәпләре укытучылары сынап карый алды. Шунысы куанычлы, күпләре сынауларны уңышлы үтте һәм тиешле билгеләргә нормативларны үти алды. Фестиваль башланганнан бирле нормативларны 1000нән артык кеше тапшырып карады.
Әйткәндәй, ГТО нормалары СССРда 1931 елда кертелә. 1930 елда “Комсомольская правда” гәзите халыкка “Сәламәт һәм көчле буласыгыз киләме? Килсә, “ГТО” значоклары алырга ашыгыгыз!” дигән мөрәҗәгать белән чыккан. Бу тәкъдимне ил җитәкчеләре дә күтәреп алган. Нәтиҗәдә, “Хезмәткә һәм оборонага әзермен” физкультура-сәламәтләндерү комплексы 60 ел буена (1931-91 елларда) уңышлы эшләп килгән. Совет чорында ГТО нормативларын 10 яшьтән алып 60 яшькә кадәр булган миллионлаган кеше тапшырган. Алар значоклар белән бүләк­ләнгән. Әлеге билгеләргә ия булыр өчен аерым вакытка йөз метр араны йөгереп үтәргә, биеклектән суга сикерергә, граната ыргытырга һәм башка төрле физик күнекмәләр эш­ләргә кирәк булган. Ирешелгән нәтиҗәләргә карап, нормативларны үтәүчеләр “ГТО” дип язылган алтын һәм көмеш значоклар белән бүләкләнгән. ГТО нормативларын берничә ел рәттән үтәүчеләргә “Почетлы ГТО билгесе” бирелгән. Бу юнәлештә аерым уңышларга ирешкән оешма-предприятие­ләрнең физкультура коллективларына “ГТО комплексын үтәүдәге уңышлары өчен” билгесе тапшырылган. Гомумән алганда, ул елларда ГТО халыкны сәламәтләндерүгә гаять зур өлеш керткән.
Спортны актив пропагандалаучы, сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар сафын арттырган бу күркәм йола 1991 елда туктап калган иде. Ниһаять, ГТО нормалары янә тормышыбызга әйләнеп кайтты. Югары нәти­җә­ләргә ирешү абруйлы да, отышлы да. Әйтик, хәзер югары уку йортына укырга алганда ГТО нормаларына да игътибар биреләчәк. Димәк, өлкәннәргә дә, яшьләргә дә спорт белән актив шөгыльләнә башларга нигез бар. Күкрәктә дәрәҗә­лерәк билге кадалып торса, синең абруең да югары, сәла­мәтлегең дә ныклы дигән сүз.
Айдар Бәкиров.
Читайте нас