Үзән
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
2 гыйнвар 2021, 18:55

Вәгъдә бирүчеләр йөгерде

Спорт һәм сәламәтлек декадасы чикләрендә яңа елның беренче көнендә Кырмыскалы авылында “Вәгъдә бирүчеләр йөгереше” дип исемләнгән спорт чарасы узды. Ул үзләренең хыялларын тормышка ашыру теләге белән янган һәм моның өчен барлык көчләрен салырга әзер булган кешеләрне берләштерде һәм катнашучыларга бай тәэссоратлар, бәйрәм кәефе бүләк итте.

Старт алдыннан спорт сөючеләр кәгазь битенә үзләренең теләкләрен язып, аны күкрәкләренә ябыштырдылар һәм 2021 метр араны йөгереп үттеләр. Шулай итеп, алар теләкләрен тормышка ашыру, вәгъдәләрен үтәү өчен бер зур адым ясадылар.
Гомумән алганда, республика буйлап оештырылган бу чараның максаты – вакыт та, тизлек тә түгел. Анда катнашучылар финишка түгел, үзләренең максатларына таба йөгерәләр. Ә бу көне нинди генә теләкләр юк иде: марафон йөгерү, фатир, автомобиль сатып алу, йорт салу, һөнәри өлкәдә уңышларга ирешү, өйләнү һәм башкалар.
Чарада катнашучыларның күпләре гаиләләре белән килгән иде. Кемдер якыннары өчен җан атып торса, Кырмыскалы авылыннан Айзилә һәм Илнур Хөсәеновлар кулга-кул тотынышып йөгерергә карар иткәннәр. Алар икесе дә укытучылар: Айзилә – Кырмыскалы авылының 2нче санлы урта мәктәбендә инглиз телен укытса, гаилә башлыгы – Камышлы мәктәбендә физкультура дәресләрен алып бара һәм балаларда спортка һәм сәламәт тормыш рәвешенә сөю тәрбияли. Хөсәеновлар әйтүенчә, йөгерү белән алар ныклап узган елда, пандемия башлангач шөгыльләнә башлаганнар. Сәламәтлекләрен кайгыртып, көн дә унар километр йөгергәннәр. Бу чара хакында ишетеп белгәч, катнашырга карар иткәннәр. Ә киләчәктә яшь гаилә күләмле спорт ярышларында, шул исптән агымдагы елның сентябрендә үтәчәк Уфа марафонында катнашырга ниятли. Ничек кенә булмасын, агымдагы ел алар өчен уңышлы башланып китте, дип ышанычлы әйтергә мөмкин. Чөнки Айзилә бу көнне ир-егетләр арасында берүзе булса да, куркып калмады. Билгеләнгән дистанцияне алардан калышмый үтте һәм агымдагы елда тәүге медаленә лаек булды. Бу аның максатка омтылучан булуын тагын бер кат исбат итте.
Ә ир-егетләр арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче булып финишка Илтирәк авылында яшәүче Владимир Алешин килде. Әйткәндәй, ул җиңел атлетика буенча байтак ярышларда уңышлы чыгыш ясый, шуңа ике километр араны үтү аның өчен әллә ни авыр булмагандыр. Икенче урында – Кырмыскалыдан Рәсүл Фәттахов, өченче - район үзәгендә яшәүче Юрий Кириллов. Әйткәндәй, аларның да спорт белән күптәннән дус булуын бу ярыш янә исбат итте. Чарада катнашучыларның берсе – Урал авылында яшәүче танылган сурдлимпия чемпионы Миңлегали Абдуллин бу араны скандинавия йөреше белән үтте. Әйткәндәй, аның Убырлы Карчык киемендә килүе бу чарага бәйрәм кәефе өстәде. Старт алдыннан да, фиништан соң да әкият герое белән фотога төшүчеләр бихисап булды.
Спорт бәйрәмендә катнашучыларның барысы да медальләр һәм татлы бүләкләр алды. Иң мөһиме - бу чара һәркемгә көч-дәр бүләк итте, анда катнашучылар алларына максатар куеп, аларны агымдагы елда тормышка ашыру өчен барлык көчен салырга әзер булуларын күрсәттеләр.
Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: