Үзән
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
12 гыйнвар 2021, 18:20

Байкал күле бозы астыннан йөзгән

Тынын кыскан килеш кенә боз астыннан йөзгән хатын туңып үләрмен дип курыккан.

Мәскәүдә яшәүче Екатерина Некрасова Байкал күлендә дөнья рекорды куйды. Ул боз астыннан гидрокостюмсыз 85 метр йөзә алган. "Иркутск" дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итүенчә, бу дөнья күләмендә хатын-кызлар арасында иң югары казаныш.
"Байкалда Раштуа" ярышларын ел саен Кышкы йөзү федерациясенең төбәк бүлекчәсе оештыра. Быел 18 катнашучы арасында Мәскәү, Иркутск, Ангарск һәм Томск йөзүчеләре булган.

Су температурасы – 0, ә һава температурасы минус 22 градус булган шартларда Мәскәүдән Екатерина Некрасова боз астыннан дистанцияне минут ярым эчендә үтә алган. Узган ел ул 20 метр үткән булган. Спортчы ирешелгәннәрдә тукталырга җыенмый.

- Екатерина быел 100 метрны узарга планлаштыра. Йөзү март аенда ук, Байкалда узарга мөмкин. Бөек күл спортчыларга көч бирә, - дип хәбәр итә Русия Кышкы йөзү федерациясенең төбәк бүлеге җитәкчесе Андрей Бугай.

Фото: radio1.news

Автор: Юлия Төхбәтуллина.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/629771.

Читайте нас: