Үзән
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
18 гыйнвар 2021, 19:15

Мөлековлар район данын лаеклы яклады

Яңа ел каникуллары чорында Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе тарафыннан оештырылган “Яңа ел гаилә уеннары-2021” спорт фестиваленең район этабы узуы, аның нәтиҗәләре турында гәзит битләрендә язган идек инде. Үзләренең осталыгын, тизлеген, җитезлеген күрсәтеп, Иске Шәрәй авылыннан Мөлековлар гаиләсе район фестиваленең җиңүчесе дип танылды.

Узган атнада Илгиз, Регина һәм Илназ безнең район данын яклап, республика этабында – финал ярышларда катнаштылар. Уфа шәһәренең “Динамо” стадионында район һәм шәһәрләрдә җиңү яулаган 60тан артык гаилә көч сынашты. Спорт бәйрәменнән Мөлековлар республика районнары арасында 6нчы урынга лаек булып, бай тәэссоратлар алып кайткан. Регина Ринат кызы әйтүенчә, бу ярышка аеруча Илназ әзерләнеп, аны көтеп йөрегән. Ни генә дисәң дә, 1нче сыйныфта гына укуын исәпкә алганда, бу аның беренче зур ярышы бит. Аның моңа җитди каравы, әлбәттә, зур соклану хисе уята.
Район этабына җыенып йөрегәндә берничә көн алдан аягын эт тешләгән булган. Ләкин Илназ ярышта барыбер катнашачакбыз, дип өйдәгеләрне дә дәртләндереп йөрегән. Һәм менә алар Уфадага ук барып җиттеләр.
- Район ярышларыннан аермалы буларак, барлык сынауларны – тюбингта шуу, туп йөретү, капкага шайба кертү кебек күнекмәләрне боз өстендә башкарырга туры килде, шунысы белән бераз авыррак булды. Шуңа карамастан, ярышу белән беррәттән күңел ачтык, башка гаиләләр белән таныштык. Мондый зур фестивальдә катнашуыбызга бик шатбыз: ул безгә онытылмас тәэссоратлар бүләк итте. Ә өйдә безнең өчен Диана һәм Гөлназ кызларыбыз, әти-әниләребез, туганнарыбыз һәм авылдашларыбыз җан атып торды, - диде Регина, күңелле ярыш мәлләрен искә алып.
Унар гаиләдән торган төркемнәр буенча оештырылган һәр сынауда Мөлековлар кайсысында – икенче, кайсысында өченче нәтиҗә күрсәткән. Шәһәр командалары белән берлектә оештырылган ярыш өчен бу бик яхшы нәтиҗә. Ничек кенә булмасын, бу фестиваль Мөлековлар гаиләсе, аеруча Илназ өчен яңадан-яңа җиңүләргә этәргеч булып торачак.
Эльвира Ямалетдинова.
ВСТАВКА. Илназ Дипломына һәм бүләкләргә чиксез шат. Фестивальне оештыручылар төп бүләккә өстәп кино, театр, зоопарк һәм күзәтү боҗрасына дүрт билет та биргәннәр.
Читайте нас: