Үзән
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
22 гыйнвар 2021, 12:39

Кышкы салкыннарны җиңеп...

Ял көне. Тирә-якта кар-буран уйный. Бу көнне авыл йокыга талырга тиеш диярсең. Юк шул. Бүген авыл эче гөрләп тора.

Сахай авылы билә­мәсендә ачылган ял паркында үзенчә буран уйный: анда кызу ярыш бара. Хәер, мондый күренешкә һәр ял көне тап буласың. Әле Сәвәләй авылы, әле башка авылларның хоккей командалары арасында “буран” кубып тора.
Менә бу ял көне дә спорт сөючеләр боз мәй­дәнчыгына җыелды. Мон­да Прибельcкийның “Фе­­никс” командасы егет­ләре: Илшат Гайнуллин, Семен Комлев, Вадим Бикбулатов, Сергей Сирков, капкачы Сергей Лаврентьев, Максим Юдин һәм Сахай авылының “Спортанец” командасы спортчылары Айдар Бикташев, Радмир Әдһәмов, Айнур Галәутдинов, Данир Бәдретдинов, Марат Вә­лиев, Самат Вәлиев, Денис Хәмитов, Эльмир Зәй­нул­лин, Салават Яхин, Раушан Заһидуллин, Рәсүл Заһи­дуллин, Айнур Хисамов, Айнур Хәмидуллин, тренерлары Ранис Йөзлекбаев үз авылларының данын яклап көч сынаштылар.
Аларның җилдәй җитез тимераякта шуып, бер капкадан икенче капкага, шайбаны куып йөрүләренә көярмәннәр шатланып һәм аларны дәрт­ләндереп, һәр җиңүне көч­ле алкышлар белән каршы алдылар. Уен кызу һәм көчле барды. Сахай мәдә­ният йорты хезмәткәрләре спорт­чы­лар­га кайнар чәй әзерлә­деләр. Соңыннан ярыш нәтиҗәсе белән һәр ко­манда канәгать булып, та­гын да очрашырга сүз бирешеп таралыштылар.
Сахай авылының боз мәйданчыгы башка көн­нәр­не дә, караңгы төш­сә дә, спортчылар бе­лән тулы була. Кичләрен олы­сы-кечесе бирегә тимераякта шуарга киләләр. Шу­нысы куанычлы, авыл­дашлар­ның вакытларын файдалы да, күңелле дә үткәрү өчен барлык шартлар бар - утлар балкып, боз өстен тракторчы Радмир Хисамов су белән янартып тора, яңа яуган карны Ил­нур Фәх­ретдинов көн дә көрәп, биләмәне тәртиптә тота.
Зәлифә Садыйкова.
Сахай авылы.
Читайте нас: