Үзән
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
29 гыйнвар 2021, 12:09

Миңлегали Абдуллин Кубогына чаңгы ярышы

Прибельский авылында Халыкара класслы спорт мастеры Миңлегали Абдуллин призына чаңгы ярышлары үткәрелде.

Ел саен үткәрелә торган бу ярыш бик күп чаңгы спортын сөючеләрне үзенә җыя һәм зур бәйрәмгә әверелә. Анда Кырмыскалы һәм Уфа районыннан төрле яшьтәге 20дән артык кеше катнашты.
Бәйге йомгаклары буенча 50 яшькә кадәр ир-егетләр категориясендә Сергей Бу­юн (Уфа районы) - беренче, Олег Матросов (Прибельский авылы) - икенче, Артём Михайлов (Илтирәк авылы) - өченче урын яулады. 50 яшь­тән өл­кән ир-егетләр ара­сында Иван Егоров (Са­хай авылы) беренче дип танылды, Роберт Гайфуллин (Кыр­мыска­лы авылы) – икен­че, Ни­­ко­лай Герасимов (Олы­күл) өченче урынга лаек булды.
50 яшькә кадәр хатын-кызлар арасында Олеся Захлебина җиңүгә иреште, Эльвира Матросова икенче килде. Александр Захлебин иң яшь катнашучы дип танылды. Аларның барсы да Прибельский авылыннан.
- Без гаиләбез белән чаң­гыда шуарга яратабыз. Мин ел саен спорт ярышларында катнашам. Бу юлы үземнең яшь категориясендә беренче урын алдым, ә улым Александр иң яшь катнашучы булды, - ди Олеся Анатольевна Захлебина.
50 яшьтән өлкән ир-егет­ләр арасында Сахай авылыннан җиңүче Иван Егоровка 64 яшь, бу спорт төре белән ул балачактан шөгыльләнә һәм ярышларда актив катнаша. 2020 елда ул чаңгы ярышы буенча Башкортстан Республикасы Чемпионатында җиңүгә лаек булган. Бер­ничә тапкыр Швейцария, Австрия, Италия, Франция, Германия һәм Нор­ве­гиядә дөнья кубогында катнашкан.
- Мин Әлшәй районында туганмын. Мәктәп йортыбыздан ерак урнашканлыктан, җәй көне укуга ве­ло­сипедта, ә кыш көне чаң­гыда йөри идем. Ул вакытта чаңгыны миңа әтием үзе ясап биргән иде. Шул вакытта миндә бу спорт төренә сөю уянды, - ди спортчы.
Иван Яковлевич тормыш иптәше Рәзилә Тәлгать кызы белән байтак ярышларда катнашалар. Әлеге вакытта Иван Яковлевич Ачык Нефтекама чаңгы ярышында катнашырга әзерләнә.
Прибельский авылында­гы ярышлар җылы шартларда үтте. Барлык кат­нашу­чы­ларга да данлыклы чемпион Миңлегали Абдуллиннан бүләкләр тапшырылды.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Читайте нас: