Үзән
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
9 февраль 2021, 00:00

Якташыбыз – беренче

Узган шимбә көнне Уфа районының Николаевка авылында кышкы триатлон буенча Башкортстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге үтте.Безнең якташыбыз – Илтирәк авылында яшәүче Владимир Алешин аннан беренче урын алып кайтты.

Үзенчәлекле ярышта җиңүгә ирешү өчен, әлбәттә, байтак көч салырга туры килгән. Республикабызның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән көчле ярышташлары белән өч километр араны - йөгереп, 5 километрны – велосипедта һәм 5 километрны чаңгыда үтәләр. Ял көннәрендә һава торышының нинди булуын исәпкә алып, бу җиңү, әлбәттә, спортчының күп көчен ала, ләкин байтак ярышлардан җиңү яулап кайткан егетебез бу юлы да сынатмый. Ә инде икенче һәм өченче урыннарда, туры килүенчә, Мишкә районыннан Эдик Иванчин һәм Уфадан Эдуард Шафиев.
Ярыштан алган тәэссоратлары белән ул “Бәйләнештә” челтәрендәге битендә дә уртаклашкан һәм бу җиңүе белән горурлануын белдергән. Без дә Владимир Алешинны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңадан-яңа җиңүләр яулавын телибез!
Эльвира Ямалетдинова.
Фото: Владимир Алешинның социаль челтәрдәге битеннән алынды.
Читайте нас: