Үзән
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
13 февраль 2021, 23:25

“Сәламәтлек фестивале” гөрләп үтте

Районыбызның барлык авыл биләмәләрендә “Без – сәламәт киләчәк өчен” девизы астында “Сәламәтлек фестивале” үткәреде. Чаңгы һәм тимераякта шуу ярышлары, иптәшләрчә хоккей матчлары, “Күңелле стартлар”, шашка һәм шахмат турнирларында катнашучылар быел аеруча күп булды. Фестивальгә күпләр гаиләләре белән килде. Спорт чаралары “Русия чаңгы юлы-2021” бөтенрусия акциясе чикләрендә оештырылды.

Һәр авыл биләмәсенең спорт программасы үзенчәлекле һәм кызыклы иде. Шулай, Сахайда спорт бәйрәме узган елның октябрь аенда сафка кертелгән Ял паркында узды. Шунысы куанычлы, башка еллар белән чагыштырганда, быел катнашучылар гына түгел, көярмәннәр дә шактый күп иде. Спорт һәм балалар мәйданчыклары, хоккей тартмасы, арт-объектлар, сәхнә һәм тамашачылар урыннарын үз эченә алган бу зур парк - хәзер күпләрнең яраткан урыны. Авыл биләмәсе башлыгы Ришат Хөснетдинов билгеләвенчә, биредә спорт чараларын җәен дә, кышын да үткәрергә мөмкин.
Менә бу көнне дә хоккей тартмасында иң тәүдә мәктәп укучылары тимераякта ярышты, аннары студентлар һәм авыл егетләре командалары арасында иптәшләрчә матч узды. Спорт мәйданчыгында аеруча күңелле иде: гаилә командалары арасында “Күңелле стартлар” оештырылды. Һәр гаилә үзләре белән актив көярмәннәрне дә ияртеп алып килгән: алар “Алга!”, “Тизрәк!”, “Әфарин!” дигән сүзләрне кычкырып, ярышташларны дәртләндереп торды. Ә менә урындагы мәдәният йорты фойесында тынлык хакимлик итсә дә, биредә тагын да кызурак ярыш бара иде: авыл биләмәсенең иң оста шахматчылары көч сынашты. Шулай итеп, беренче урынга Фәнзил Яхин лаек булды. Әйткәндәй, аларның гаиләсе авыл биләмәсендәге генә түгел, райондагы спорт һәм мәдәни чараларында да актив катнаша. Икенче урында - мәгриф ветераны, “Башкортстанның Мәгариф отличнигы” исеме иясе Клара Хисамова. Клара Фәрит кызына элек-электән район һәм республика буенча укытучылар арасында уздырылган спартакиадаларда тиңнәр булмаган. Ә инде өченче урында – урындагы мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Инсаф Фәйрушин.
“Сәламәтлек фестивале”ндә катнашып, призлы урынарга лаек булучылар медальләр, дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә ия булды. Иң мөһиме, “Русия чаңгы юлы-2021” акциясе чикләрендә оештырылган спорт бәйрәме һәр авыл биләмәсендә гөрләп үтте һәм анда катнашучыларның һәммәсенә онытылмас тәэссоратлар бүләк итте. Шул ук вакытта райондашларыбызның сәламәт тормыш алып баруын, спорт белән дус булуларын тагын бер кат исбат итте.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотосы.
Читайте нас: