Үзән
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
16 февраль 2021, 12:18

Сәламәтлек барлык бүләкләрдән мөһимрәк

Үткән шимбә көнне район үзәгендә “Русия чаңгы юлы” Бөтенрусия чаңгы ярышларын ачу һәм Кырмыскалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы кубогына чаңгы ярышлары үткәрелде. Бу кышкы бәйрәм чаңгы спортын ихлас сөючеләрне, физик культура белән шөгыльләнүчеләрне һәм актив тормыш алып барып, башкаларга үрнәк күрсәтүчеләрне берләштерде.

Ярышларда дистәләгән сә­ламәт тормыш алып баручылар катнашты. Аларга сәламләү сүзе белән Кырмыскалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы А.Ә.Ходайдатов мөрәҗәгать итте. Ул, республика Башлыгы Радий Хәбировның Указына ярашлы, агымдагы ел Сәла­мәт­лек һәм актив озын гомерлелек елы дип игълан ителүен искә төшерде. Үзенең чыгышында ул катнашучыларга тигез юллар һәм уңышлы чыгыш ясауларын теләде.
Бәйгедә барлыгы 14 команда – Авыргазы районы, район Мәдәният сарае, Авыргазы күппрофильле колледжның Кырмыскалыдагы филиалы, район үзәге мәктәпләре, Кырмыскалы район үзәк дәва­ханәсе, Пионерлар һәм укучылар йорты, Балалар һәм үс­мер­ләр спорт мәктәбе, “Башкиравтодор” җәмгыятенең Юл төзү-төзекләндерү идарәлеге, “Ростелеком” җәмгыяте, Кырмыскалы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, Кырмыскалы авылының балалар сәнгать мәктәбе, “Бал корты” балалар бакчасы катнашты. Ярышлар ир-егетләргә һәм хатын-кызларга, шулай ук яшь төркемнәренә бүленеп оештырылды.
“Русия чаңгы юлы” бәйгесе йомгаклары буенча, 16 яшьтән 30 яшькә кадәрге хатын-кызлар төркемендә Наталья Ярмөхәмә­това җиңүче дип танылды, Зарина Данилова икенче урын яулады; ир-егетләр арасында Роман Димитриев - беренче, Салават Кәлимуллин - икенче, Эльмир Миһранов өченче урын­га лаек булды. 31 яшьтән 45 яшькә кадәрге категориядә ха­тын-кызлар арасында Елена Фәритова - беренче, Гүзәл Байтурина - икенче, Гүзәл Сәгыйтова - өченче урын яулады; ир-егетләр арасында Владимир Алешин җиңүче дип танылды, Евгений Димитриев - икенче, Рәсүл Фәттәхов - өченче булып килде. 46 яшьтән 55 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында Светлана Абдюшева - беренче, Зөбәрҗәт Гыйззәт­ул­лина – икенче, Айгөл Гыйльманова - өченче урынга лаек булды; ир-егетләр арасында Роберт Гайфуллин, Илшат Мө­хәмәтҗанов һәм Радик Зәй­­­нуллин призлы урыннар яуладылар. 56 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында Ольга Павельева беренче булып килде. Фирдәүсә Мостафина – икенче, Саймә Хәкимова өченче урынга лаек булды; ир-егетләр арасында Юрий Кириллов, Миң­легали Абдулин һәм Рәшит Кәли­муллин призер дип танылдылар.
Финишка беренче һәм соңгы булып килүчеләрнең бар­сының да кәефләре күтәренке иде. Һәрберсенең йөзендә ел­маю, ә якыннары каршы алып торганда алар икеләтә бәхетле иде. Наталья Ярмөхәмәтова өчен җанатарга бөтен гаиләсе – ире Ринат, уллары Руслан, Рөстәм дә килгән. Бәлки, шуның өчен дә ул финишка беренче булып кил­гәндер, чөнки якыннарыңның ярдәме һәр­вакыт көч һәм куәт биреп тора.
- Балачактан чаңгы шуарга яратам. Мәктәптә укыганда еш кына бәйгеләрдә катнаша идем. Байтак еллар үткәч, үземнең көчемне янә сынап карарга булдым. Беренче булып килүемә бик шатмын. Дөресен әйткәндә, җиңәрмен дип көтмәгән идем, - ди Наталья.
Тагын бер җиңүче - Илтирәк авылыннан Владимир Алешин чаңгы спорты белән 3нче сыйныфтан бирле шөгыльләнә. Бу спорт төренә сөюне аңа гомере буе физик культура укытучысы булып эшләгән әтисе Анатолий Васильевич тәрбия­ләгән.
- Мине чаңгыга бастыру өчен әтием барлык көчен салды һәм моның өчен аңа чиксез рәхмәтлемен. Минем казанышларыма ул һәрвакыт ихлас шатлана. Көн саен эштән кайту белән чаңгыда шуарга чыгам. Авыр булса да, калдырмаска тырышам, - ди Владимир. – Барсы да спорт белән шөгыль­ләнсеннәр, чаңгыда шусыннар иде. Ул сәламәтлекне дә ныгыта, кәефне дә күтәрә.
Хатын-кызлар арасында Кырмыскалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы кубогы нәтиҗәләре “Русия чаңгы юллары” бәйгесе нәти­җәләре кебек үк. Ә ир-егетләр арасында 16 яшьтән 30 яшькә кадәрге категориядә Салават Кәли­муллин җиңде, Эльмир Миһранов - икенче, Раушан Заһидуллин өченче урынга лаек булды. 31 яшьтән 45 яшькәчә категориядә Евгений Димитриев - беренче, Рәсүл Фәттәхов – икенче һәм Динис Вәлишин өченче урын яулады. 46 яшьтән 55 яшькә кадәрге категориядә Роберт Гайфуллин - беренче, Илшат Мөхәммәт­җанов – икенче һәм Радик Зәйнуллин өченче булып килде. 56 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр арасында Юрий Кириллов - беренче, Рәшит Кәлимуллин – икенче һәм Газим Әхмәтов өченче урынга лаек булды.
Гомум команда исәбендә “Ростелеком” җәмгыяте командасы беренче урын яулады, икенче урын - “Башкиравтодор” җәмгыятенең Юл төзү-төзекләндерү идарәлеге, өченче урын - Авыргазы күппрофильле колледжның Кырмыскалыдагы филиалында.
Ярышның барлык җиңү­че­лә­ре һәм призерларына кубоклар һәм Грамоталар тап­­шы­­рылды. “Ләкин спорт безгә күбрәк бирә”, - ди ярышта катнашучылар. Ныклы сәла­мәт­лек – алар өчен барлык бүләк­ләрдән дә мөһимрәк. Ә алда аларны февраль азагында үткә­реләчәк район хакимияте башлыгы кубогына ярышлар көтә.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Читайте нас: