Үзән
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
19 февраль 2021, 11:51

Безнекеләр барыбер көчлерәк

Аскар Ишбирдинның тәрбияләнүчеләре 10-15 февральдә Пермь шәһәрендә Ушу-Саньда буенча үткәрелгән Чемпионатта һәм Беренчелектә берьюлы өч урын яулап кайттылар.

Башкортстан командасы составында 7 спортчы катнашты. Аларның дүртесе – Кырмыскалы егетләре, өчесе – Уфа шәһәре вәкилләре. Шулай, 13-14 яшьлек Сабина Ногыманова 44 килограмм авырлык категориясендә беренче урын яулады. 15-16 яшьлек үсмерләр арасында да тәүге ике урынга 56 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Илназ Бәширов һәм 65 килограммга кадәр авырлык категориясендә Равил Фәйзуллин лаек булды. 15-16 яшьлек үсмерләр арасында 56 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Айнур Асылгужин бронза китерде.
- Безгә Киров, Саратов, Самара өлкәләре һәм Чувашия Республикасыннан килгән көчле командалар белән көрәшергә туры килде. Ләкин без алардан да көчлерәк булып чыктык һәм җиңүгә ирештек, - ди Саньда дисциплинасы буенча тренер амплуасында республика данын яклаган баш тренер Аскар Рәсүл улы Ишбирдин.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас: